МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422019, Республика Татарстан, Арский район, д. Старые Турнали,ул. Комсомольская, д.68 |
Телефон: | |
E-Mail: | dssturnali.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Старотурналинский детский сад" |
Руководитель: | Евсеева Эльвира Васильевна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 9 |
У нас учат: | 1 |
Новости"Старотурналинского детского сада"
“Әфганстан-йөрәк ярам”
Опубликовано: 15.02.2022Бүген тәрбиячебез Разинә Фәргать кызы рус гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылып бетүгә 34 ел уңаеннан, якташларыбызның батырлыгына яңадан бер кабат сокланыр, аларга дан һәм мәдһия җырлар өчен, аналарның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш ияр өчен дип “Әфганстан-йөрәк ярам” дигән бик әчтәлекле, матур чара үткәрде. Һәм бу чараның төп кунагы булып авылдашыбыз әфган сугышында катнашкан, Фәнис Тимашев булды. Әфганистан…Күпме кешеләрнең кояшлы көннәрен, тыныч төннәрен урлаган, күпме кешеләргә кайгы китергән.9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты.Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты. Аларның батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.Безгә хәзер яңа гасырда җир йөзендә тынычлык урнашсын, җитәкчеләребез төпле фикергә килсен дә, балалар сугыш афәтен күрмәсен дип кенә телисе кала.Шуңа сөеник, исән кайткан солдатлар арабызда яши. Әфган егетләре... Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Алар ут-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер-берсе белән элемтәне өзмәделәр. Әфганчылар союзы барлыкка килде.Тормыш дәвам итә. Әфганчылар завод-фабрикаларда, туган авылларында эшлиләр, өйләнеп балалар үстерәләр. Безнең авылдан да лачындай егетләргә Әфган җиренә, корал тотып утка керергә, Ватан алдындагы патриотик бурычларын намус белән үтәп, иксез-чиксез океаннарны, күкләрне гизәргә туры килде аларга.
К списку новостей