• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Арский
  • Детские сады
  • МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Иске Төрнәле балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422019, Республика Татарстан, Арский район, д. Старые Турнали,ул. Комсомольская, д.68
Телефон:
E-Mail: dssturnali.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Старотурналинский детский сад"
Руководитель: Евсеева Эльвира Васильевна
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 9
У нас учат: 1

Новости"Старотурналинского детского сада"

Музыкаль тәрбиянең әһәмияте

Опубликовано: 11.10.2021

Җыр - музыка- кешенең гомерлек юлдашы. Шуның белән бергә ул- бик яхшы тәрбия чарасы да. Кешенең туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә уза. Ул иң элек бишек җыры тыңлап үсә, аннары кеше тормышында уен, хезмәт, мәхәббәт һэм көнкүреш җырлары киңрәк урын ала.Музыка аралашуга, иҗади эшкә этәргеч ясый, эстетик хисләрне уята. Тыңлаучының хисләренә һәм акылына тәэсир итеп аны уйландырырга мәҗбүр итә. "Җырсыз кеше-канатсыз кош"- ди халкыбыз. Кеше үзенең кичерешләрен, ниләр уйлавын, сагышын һәм куанычын җырга салып көйли.Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Җыр халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Халык теле белән әйтсәк:"Җыр- күңелгә куаныч, күңелсезгә юаныч". Җыр - моң ,сәнгать яраткан кеше матурлыкны аңлый. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була.Ә нечкә күңелле , матурлыкны аңлаган кеше беркайчанда начарлык эшләми: кешеләрне, әти- әнисен хөрмәтли, туган авылын ярата,чит җирләрдә туган ягын сагынып яши, йомшак күңелле, кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була.Кешенең эстетик зәвыгына бала чакта ук нигез салына. Балалар бакчасында инде ул шактый формалаша. Бу очракта балалар бакчасын йортның фундаменты белән чагыштырып була. Дөрестән дә , хәзерге музыка педагогикасы һәм психологиясе 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге чорны баланың сәләтләрен үстерүдә иң мөһим һәм нәтиҗәле еллар дип саный. Җыр- музыка балаларда шатлык, гаҗәпләнү, күңел күтәренкелеге яки моңлану кебек төрле хисләр уята. Музыкаль сәнгать тормышның төрле ягын сурәтләп баланың рухи дөньясын баета.«Мин үземнең эшләү дәверемдә музыканың балаларга шатлык китерүен теләдем. Матур итеп җырлап күрсәтү, музыка коралларында уйный белү, билгеле, музыка дәресен тиешенчә үткәрергә мөмкинлек бирә, балаларда күңел күтәренкелегеһәм кызыксыну уята. Нәниләргә эстетик тәрбия бирү һәм аларның эчке дөньясын баетуга бетен көчемне куям. Музыка дәресләрен грамоталы , кызыклы, эчтәлекле итеп оештырырга тырышам» -  ди тәрбиячебез Рәзинә Фәргатовна



К списку новостей