МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422019, Республика Татарстан, Арский район, д. Старые Турнали,ул. Комсомольская, д.68 |
Телефон: | |
E-Mail: | dssturnali.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Старотурналинский детский сад" |
Руководитель: | Евсеева Эльвира Васильевна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 9 |
У нас учат: | 1 |
Милли киемнэр
Балалар бакчасында адаптация чоры
Опубликовано: 03.09.2021Балалар бакчасы проблемасы – яхшымы ул, начармы, бирергә ме анда баланы, юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа торган проблемаларның берсе.
Бу проблеманың актуаль булуы гаиләнең матди халеннән дә, ата-аналарның шөгыль төренә дә бәйле түгел, һәр гаиләнең үз тәҗрибәсе, балалар бакчасына карата уңай һәм тискәре фикерләре бар.
Бала, балалар бакчасына тиз һәм кыенлыклар кичермичә генә ияләшсен өчен аны алдан ук әзерли башларга кирәк.
Яңа килгән баланың балалар бакчасына килгәч тә, өйдәгедән бөтенләй аерылып торган яңа шартлар, яңа мохитка килеп эләгүен күп кенә ата-аналар аңлап та җиткерми.
Сабыйга яңа учреждение, яңа кешеләр, таныш түгел иптәшләр, өлкәннәр, режим моментларына ияләшеп китүе бик тә авыр.
Ата-аналар да бала өчен борчылалар, балалар бакчасы таләпләренә ияләшәләр. Шул ук вакытта тәрбиячегә дә бала һәм ата-аналары белән якын мөнәсәбәтләр урнаштыруы җиңел түгел.
Бала, балалар бакчасына карата уңышлы адаптация чоры үтсен өчен, ата-аналарның бакчага карата уңай мөнәсәббәттә булулары, балада да шундый фикер тәрбияләүләре шарт.
Баланың адаптация процессына аның психик һәм физик үсеше, сәламәтлеге, чыныгуы, үз-үзенә хезмәт күрсәтә белүе, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән коммуникатив аралашуы, сабыйның шәхси үзенчәлекләре, ата-аналарның борчылу дәрәҗәләре дә тәэсир итә. Әгәр алда әйтеп үткәннәр балада булмаса яки түбән дәрәҗәдә булса микросоциаль шартларда адаптация чоры авыррак үтә. Баланың сәламәтлегенә зыян килә, чөнки эмоцианаль стресс реакциясе үсеш ала.
К списку новостей