Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган патриотик чара.
Опубликовано: 15.02.2026Бүген мәктәбебездә Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган патриотик чара оештырылды.
Чараның төп максаты — укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, Муса Җәлил иҗатына кызыксыну уяту, аның тормыш юлын һәм батырлыгын тирәнрәк өйрәнү.
Чарада укучылар шагыйрьнең сугыш чоры тормышының каты чынлыгына төшенделәр, фашист төрмәләрендә аның өлешенә төшкән авыр сынаулар турында белделәр.
Бүген Муса Җәлил исеме сыгылмас батырлык символы булып тора.Чара барышында укучылар тарафыннан «Моабит дәфтәре» циклыннан тәэсирле шигырьләр яңгырады, җырлары тыңланды, әсәрләре сәхнәләштерелде.
Укучылар өчен үлемсез Җәлилнең иҗатына күзәтү ясалды.
К списку новостей
















