Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
Год основания учреждения: | 1936 |
У нас учатся: | 73 |
У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Шатлыкларын ишеттерер өчен, туган ягы кирәк кешегә.
Опубликовано: 25.05.2024Кешене туган җире белән күңеленең нечкә хисләре, татлы сагыш бәйләп тора. Аның тургайлы иген-кырларын, җиләкле урманнарын, чәчәкле болыннарын, көмеш сулы чишмәләрен сагынмаган кеше бармы икән? Без шуңа һәрчак туган җиргә, туган нигезгә тартылабыз. Авылыбызның үзенә генә хас “тәмле исен”, ягъни әниебез янә генә мичтән тартып чыгарган арыш ипие исен тойгандай булабыз, яланаяк йөгереп үскән сукмаклардан үз эзебезне эзлибез, чормабызга менеп, нәни бишекне булса да күрү тойгылары безне туган нигезебезгә таба этәрә. Их...күршеләрне генә күреп бер сөйләшәсе иде дә авылымның хәлләрен белешәсе иде.
Менә без нәкъ та шундый бай күңелле, туган авыллары турында хисләнеп иҗат итүче олуг шәхесләребез - Татарстанның атказанган һәм халык артисты, яраткан җырчыбыз, авылдашыбыз Шамил абый Әхмәтҗанов; Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының актеры, Татарстанның
атказанган һәм халык артисты, Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреаты, авылдашыбыз Фәнис Җиһанша; Югары Масра авылының хәтфә чирәмнәрендә тәгәрәп үскән, бик күп җырлар һәм шигырьләр, “Җырланыр әле безнең җырлар да”, “Күңелгә керсә былбыллар, җырлар язмый хәлең юк” китаплары авторы Наил абый Минһаҗевлар белән очраштык.
К списку новостей