Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
Год основания учреждения: | 1936 |
У нас учатся: | 73 |
У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Наил Минһаҗев белән очрашу.
Опубликовано: 03.04.2024Курса Почмак урта гомуми белем бирү мәктәбендә 3 нче апрель көнне бик матур чара - һәвәскәр шагыйрь, якташыбыз Наил Минһаҗ улы Минһаҗев белән очрашу булды. Наил абый - Югары Масра авылында туып үскән. Башлангыч белемне үз авылында алганнан соң, Курса Почмак сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган. "Беренче укытучым - Хаҗәр апа, сыйныф җитәкчем - Фәнҗия апа, - дип искә алды ул. - Без укыганда балалар күп иде, ике паралель класста 60 укучы белем алдык. Ә хәзер балалар аз икән". Мәктәпне тәмалагач, Казан шәһәрендәге һөнәр училищесында укый, армия сафларында хезмәт итә. Тормыш иптәше Мәдинә апа белән ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр.
Иҗатка Наил абый бишенче дистәне ваклаганда килә. Бер-бер артлы аның ике шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Җырлар авторы буларак, диск та эшләткән.
Очрашу кичәсендә укучылар авторның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар. Шагыйрь иҗатының төп темалары - туган як, әти-әни, туган тел һәм, әлбәттә, мәхәббәт. Наил абый үзенең шигырьләрен укыды, укучыларга төпле киңәшләрен бирде, зур рәхмәтләрен җиткерде.
Очрашуны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбадуллина Гөлия Марсил кызы оештырды һәм алып барды. Әдәби-музыкаль кичә һәркемдә уңай тәэсирләр калдырды.
К списку новостей