Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
Год основания учреждения: | 1936 |
У нас учатся: | 73 |
У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Разговоры о важном. "Россия - здоровая держава". Мөһим сөйләшү.
Опубликовано: 01.04.2024Разговоры о важном.
"Россия - здоровая держава".
Мөһим сөйләшү.
Сәламәт яшәү рәвеше – сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, үзеннән – үзе аңлы рәвештә, гадәткә кергән, күнегелгән яшәү рәвеше. Гамәлләрне “файдалы” яки “зыянлы”, “ рөхсәт ителгән” яки “ ярамый торган” дигән төркемнәргә бүлеп карау дөрес булмас. Кеше болай да гомеренең күп өлешен үз-үзе белән “ ярамаган” гадәтләре белән көрәшергә омтылып үткәрә. Үзеңдә күркәм гадәтләрне яшьтән тәрбияләргә , аларны яшәү рәвешенең аерылгысыз бер өлеше, җан таләбе итеп канга сеңдерергә, үз – үзең белән килешеп яшәргә кирәк. Яшьтән күнегелгән гадәт тотрылыклы була, кеше аларга җайлаша, ияләшә. Җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвеше югары үсеш алган очракта уңай гадәтләр җиңелрәк үзләштерелә. Гадирәк итеп әйткәндә, безнең әйләнә тирәдә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә нык игътибар бирелә , әйләнә – тирәдәгеләр дөрес туклана, ял итә икән, алардан үрнәк алып яшәү җиңелрәк була. Киресенчә, тәмәке тарткан, аракы эчкән, бөтен күңелен ашау – эчүгә биргән кешеләр янында үз – үзеңне билгеле бер кысаларда тоту зур ихтыяр көче сорый. Яман гадәтләр берәүдән икенчегә тиз “йога”.
Менә шушылар турында "Мөһим сөйләшү" дә аңлатылды, фикер алышынды.
К списку новостей