Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
Год основания учреждения: | 1936 |
У нас учатся: | 73 |
У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
"Туган телем сагында" акциясе.
Опубликовано: 21.03.2024Мәктәпләрдә милли тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан башка күз алдына да китереп булмый. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак булып тора. Ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә.Авыз иҗатын халыкның күмәк акылы, сәнгатькә сәләте тудырган, форма ягыннан гасырлар буе камилләштереп, сүз сәнгате югарылыгына күтәргән. Милли тәр бия, туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен өйрәнү балаларның тел байлыгын, фи- керләү сәләтен үстерә. Балаларны әйләнә- тирә белән, табигать һәм табигать күренешләре белән таныштыруда, эстетик, физик һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә халык авыз иҗатының роле әйтеп бетергесез.
Татар халык авыз иҗаты үз эченә күп төрле жанрларны ала: бишек җыры, әкият, табышмак, мәкаль һәм әйтем, тел көрмәкләндергеч, җыр, бәет, санамыш, уеннар, мөнаҗәт, такмак, эпос, кыйсса, легенда һәм башкалар.
Балаларны халык аыз иҗаты белән якыннан таныштыру һәм аларда кызыксыну уяту максатыннан 3 нче сыйныфта тәрбия сәгате үткәрелде.Бу дәрес “Туган телем сагында”атналыгы кысаларында оештырылды.
Халык авыз иҗаты – ул милләтебезнең гыйлем капчыгы, яшь буынны тәрбияләүдә тупланган уңай тәҗрибәләре, тормыш дәреслеге.
К списку новостей