Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
"Туган телем сагында" акциясе.Мастер- класс «Тән зиннәте – кием, акыл зиннәте- гыйлем»
Опубликовано: 20.03.2024Мастер- класс «Тән зиннәте – кием, акыл зиннәте- гыйлем»
Берничә еллар элек яулыклы сылуларны очрату гаҗәп хәл булса , хәзер соңгы елларда аларны очрату гадәти хәл.Без аларга күнегеп җиттек.Татар хатын- кызлары арасында яулыклы, үз-үзләрен тотуларыннан ук нур, сафлык бөркелеп торган туташлар саны артканнан арта бара.
Урамда , халык арасында йөргәндә яулыклы кызларга чиксез сокланып караучылар белән беррәттән, аларны кызганып : “ Яшьлеген, матурлыгын яулык астына яшергән”,- диючеләр табыла. Халыкта шундый мәкаль дә бар бит “ Зиннәтле ташның урыны зиннәтле савытта” Һәркем өендэ зиннәтле бизәнү әйберләрен , асылташларын аерым бер урында тота. Хатын-кыз кешелек дөньясында иң гүзәл зат. Яшьтән үк тыйнак булып , тыелганнан тыелып, хәләл белән хәрәмне аера белү - ул үзе бер батырлык.
Яулыкларны бәйләү төрләре:
1.Дүртпочмаклап бәйләгән яулык арканы җәй көне эсседән,кыш көне салкыннан саклый.Яулыкның ак, аксыл төстә булуы – беренчедән , башны эссе сугудан сакласа , икенчедән ул – сафлык, чисталык билгесе.
2.Өчпочмаклап бәйләү – күбесенчә , мөселман хатын- кызларына хас күренеш.
3 .Чалма кебек бәйләү- бик уңайлы, чәче дә каплый,купшылап бизәргә дә мөмкин.
4.Чөеп бәйләү йорт эшләрен башкарганда бик уңайлы ысул, чөнки яулыкның очлары комачауламый.
Татар кызы, татар уллары без,
Саклыйк,яклыйк туган илебезне.
Без көч биреп яшәтергә тиеш,
Җырдай газиз туган телебезне.
Пакь күңелле, эчкерсез халкымның күнеле дә, уйлары да, киемнәре дә матур булган.
К списку новостей
















