Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
Год основания учреждения: | 1936 |
У нас учатся: | 73 |
У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне.
Опубликовано: 21.02.2024Бүген – 21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне.
Шушы уңайдан мәктәбебездә "Туган телем - иркә гөлем" исемле кичә булып үтте. Татар теленә, аның рухи байлыкларына карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү, укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру, баету уңаеннан татар, рус телендә шигырьләр сөйләнелде. Кичә барышында малайлар һәм кызлар Туган телләр көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, мәкаль-әйтемнәрне барладылар, планетада телләрнең күптөрлелеге турында яңа белемнәр үзләштерделәр. Туган телнең халык холык-фигыле чагылышы, аның хәтере, тарихы, рухи куәте булуын белделәр.Кичәбез татар халкының матур, тирән мәгънәгә ия җырлары белән үрелеп барды.
Туган телебезне саклау һәм үстерү - безнең изге бурычыбыз. Телебезне ямьсез сүзләр белән чуарламыйча, аны "чүпләмичә" киләчәк буыннарга тапшыру - безгә буыннан-буынга калган мирас. Бу мирасыбызны саклыйк һәм мәңгелек итик.
К списку новостей