Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
Год основания учреждения: | 1936 |
У нас учатся: | 73 |
У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга - 35 ел
Опубликовано: 15.02.2024Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 35 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә.
Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерә. Саннар уйланырга мәҗбүр итә.
Сугыш 9 ел 1 ай 19 көн дәвам итә. Шушы сугышта Татарстаннан 9570 кеше катнаша, 260 сугышчы һәлак була, 233 е - инвалид, 546 сы яралана, контузия ала. Әлеге саннарны безнең онытырга хакыбыз юк. Чөнки алар - безнең ватандашар, якташлар. Әле ярый ла сугыштан исән кайтучылар бар. "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел", - дигән борынгы бабаларыбыз. Әфган сугышында ил кушканны, хәрби бурычын үтәүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга тиешбез.
Шул уңайдан, 8-9 нчы сыйныфларда класс сәгате уздырылды.
К списку новостей