Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Студентлар кичәсе.
Опубликовано: 31.01.2024Кем булырга, нинди һөнәр сайларга, укырга кая барырга? Бу сораулар зур тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче һәр өлкән класс укучысын борчый. Һәркем үзенә ошаган, үзенең мөмкинлекләренә туры килә торган, киләчәктә актуаль булган һөнәрне һәм белгечлекне сайларга омтыла. Кеше гомеренең өчтән бер өлеше хезмәттә үтә.
Тормышның мәшәкатьләре булган кебек, аның бәйрәмнәре дә бар. Аны һәркем үзенчә үткәрә.
30 нчы гыйнвар көнне мәктәбебездә укучыларыбызга мәктәпне тәмамлагач, уку йортлары сайлап алырга ярдәм итү, һөнәр сайлауга юнәлеш бирү максатыннан, "Студентлар белән очрашу" кичәсе булып үтте.Студентлар үз чиратында мавыктыргыч итеп үзләре укыган уку йортлары турында сөйләделәр, укучыларның һәм укытучыларның сорауларына җавап бирделәр, укучыларга мәктәптә тырышып укырга тәкъдим иттеләр.
Әлеге очрашу студентлар өчен туган мәктәпләрен күрү, укытучылары һәм дуслары белән аралашу мөмкинлеге тудырса, югары класс укучыларына азмы-күпме киләчәкләрен күзалларга, һөнәр сайлаганда югалып калмас өчен киңәшләр ишетергә, шулай ук теге яки бу уку йорты, аңа керү шартлары турында тулырак мәгълүмат алырга ярдәм итте.
К списку новостей
















