• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 73
У нас учат: 18

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Аграр класс ачылу уңаеннан төзелгән килешүгә кул кую чарасы

Опубликовано: 18.01.2024

Авыл хуҗалыгы производствосы вәкилләре республикада һәрвакыт булды, бар һәм аларга ихтыяҗ булачак. Авыл хуҗалыгы профиле кысаларында мәктәпләрдә уку-укыту процессын оештыру - илнең күп кенә төбәкләрендә инде берничә ел гамәлгә ашырылучы тәҗрибә. Бу эш безнең районыбызда да башланды.
18 нче гыйнвар көнне Курса-Почмак урта мәктәбендә Казан дәүләт аграр университеты, Арча районы башкарма комитеты, Курса-Почмак урта мәктәбе һәм “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую тантанасы булды.
Бу әһәмиятле чарада Ак барс” агро комплексы” директоры Салахов Шайдулла Имам улы, Казан дәүләт аграр университеты һөнәри юнәлеш бирү эше һәм югары уку йортына кадәр белем бирү үзәге җитәкчесе Фассахова Гүзәл Рафкать кызы, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гатиятов Ренат Мансур улы, Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Абдуллин Ленар Илсур улы, Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” җитәкчесе урынбасары Калимуллина Зөлфия Риф кызы, “Ак барс” агро комплексы” баш агрономы Мөхәммәдиев Рөстәм Харис улы катнашты.
Әлеге эшнең төп максаты - балаларга һөнәри юнәлеш бирү, чыгарылыш сыйныф укучыларын аграр профильле уку йортларына керергә җәлеп итү. Мәктәптә үк авыл хуҗалыгы нигезләрен өйрәнеп, укучылар бу юнәлештә уку өчен саллы белем багажы ала, ә үсемлекчелек һәм терлекчелек үзенчәлекләре белән практикада таныша алачак. Агрокласс булдыру идеясен укучыларның әти-әниләре һәм балалар үзләре дә хуплады.



К списку новостей