Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
Год основания учреждения: | 1936 |
У нас учатся: | 73 |
У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Муса Җәлил- шагыйрь, сугышчы, көрәшче....
Опубликовано: 15.02.2023 Муса Җәлил... Бу исем һәркемгә яхшы таныш. Шагыйрь, сугышчы, көрәшче. Бөек Ватан сугышы каһарманы. Ул 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсендә туа. Муса Җәлилнең иҗат юлына чишмә башы аның туган авылы – Мостафа авылыннан башланып киткәндер. Кечкенәдән үк әдәбият белән кызыксына. Муса Җәлил 13 яшеннән шигырьләр яза башлый. М Җәлилнең тормышы да, иҗаты да балалар белән бәйләнгән. Муса шат күңелле, шаян, тәртипле, тырыш, эшчән балаларны яраткан. Ул үзе дә шундый булган. Ул балалар өчен шигырьләр, җырлар, уенлы-хәрәкәтле җырлар, пьесалар язган. 1922 елда ул Казанга килә. Укырга керә. Аннары Мәскәүдә “Кечкенә иптәшләр” дигән балалар журналы редакциясендә җаваплы редактор булып эшли башлый. Бик күп шигырьләр яза. Гитлерчылар белән сугыш башлангач, Муса Җәлил фронтка китә. 1942 елда ул әсирлеккә төшә - фашистлар кулына эләгә. Җәлил һәм аның иптәшләре тоткынлыкта да дошманга каршы көрәшәләр. Гитлерчылар моны белеп алып, аларны җәзага тарта.
Бүген мәктәбебездә герой шагыйребезгә багышлап класс сәгатьләре узды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, презентация ярдәмендә аның иҗаты белән таныштылар.
К списку новостей