• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 73
У нас учат: 18

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

8 февраль - Яшь антифашистларны искә алу көне. 

Опубликовано: 08.02.2023

      Бүген 8 февральдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы ассамблеясе карары нигезендә яшь антифашистларны искә алу көне билгеләп үтелә. Ни кызганыч, туры килүме, бу канлы тарихи көндә, дөресрәге 9 февральдә (1943 ел) Краснодонда совет яшь гвардиячеләре Олег Кошевой, Любовь Шевцова, Дмитрий Огурцов, Виктор Субботин, Семен Остапенко һәм башкалар фашистлар кулыннан һәлак була.
Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән герой-пионерлар турында китаплардан укып та, фильмнар аша да беләбез. Сугышка кадәр алар парта артында утырып белем алган, сикереп-уйнап йөргән, олыларга ярдәм иткән гап-гади кызлар һәм малайлар булган. Туган җирне илбасарлар басып алуын күргән яшь йөрәкләр түзеп тормый, олылар белән беррәттән дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Аларның кечкенә иңнәренә ачлык-ялангачлыкны, сугыш елларының ачы кайгысын күтәрергә туры килә.
     Канкойгыч сугышның нәни геройлары әтиләре, абыйлары, комсомол һәм коммунистлар белән бергә, чын мәгънәсендә, геройларча батырлыклар күрсәтә. Алар сугышның иң кайнар нокталарында була. Мәсәлән, Боря Кулешин - диңгездә, Аркаша Каманин - һавада, Леня Голиков - партизан отрядында, Валя Зенкинк - Брест крепостенда. Шунысы мөһим, ил тарихында тирән эз калдырган кечкенә геройларның исемнәрен бүген дә мәктәп укучыларының һәркайсы яттан белергә тиеш.



К списку новостей