• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 73
У нас учат: 18

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Кушлавычка сәяхәт

Опубликовано: 26.05.2021

    Зур булмаган Кушлавыч авылында (Татарстанның Арча муниципаль районында) Габдулла Тукай 1886 елның 26апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Биредә сабыйга ата-ана мәхәббәте бик кыска гына вакыт эчендә тәтеп кала: ул дөньяга килүгә биш ай да үтми, әтисе вафат була. Габдуллага ике яшь тулганда, аны ярлы Шәрифә карчык тәрбиясенә калдырып, әнисе Мәмдүдә яңадан кияүгә чыгарга мәҗбүр була. Бераздан ул Габдулланы үз янына Сасна авылына алдыра. Әмма бер елдан, 1890 елда, Мәмдүдә ханым үлеп китә.   Тукай Кушлавычта икенче мәртәбә 1894 елда була: Уральскига китәр алдыннан ул биредә туганнарының өендә бер ай чамасы яши. Авыл һәм аның тирә-як табигате шагыйрьнең шигырьләрендә һәм истәлекләрендә бу урынга багышланган юлларны хәтердә яңарталар. Биредә Тукайның әтисенең кабере сакланган. Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты Мөхәммәтгариф мулланың йорт-җире урынында, элеккечә итеп, яңадан торгызылган. Музей экспозициясендә шагыйрьнең ата-анасы йортын, аның ул замандагы эчке күренеше күрсәтелгән. Йортның авыл мәдрәсәсе рәвешендә корылган ирләр ягында Тукайның әтисе дә, әнисе ягындагылар да муллалар нәселеннән булуына аерым игътибар ителгән. Атасы ягыннан муллаларның җиде буыны билгеле. Йортның хатын-кызлар ягы традицион татар авыл өен гәүдәләндерә. Монда ана дөньясы: бик күп әйберләр уңган һәм тырыш хатын-кыз куллары белән эшләнгән. Бүлмәнең бер почмагында зур мич урнашкан, ул чын мәгънәсендә гаилә учагы җылысын биреп тора. Аның янәшәсендәге витринада шагыйрьнең әнисенең шәхси әйберләре куелган. Бүгенге көндә Тукаевларның музей-йорты Кырлайдагы Г. Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы филиалы булып тора. Укучыларыбыз бүген әлеге музейга экскурсиягә бардылар. Музей белән таныштылар. Истәлеккә фотоларга төштеләр.



К списку новостей