• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 73
У нас учат: 18

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Хәсән Туфанның тууына 120 ел.

Опубликовано: 09.12.2020

«Туфан – авыр, катлаулы юл үткән, татар поэзиясенең зурлыгын гел сиздереп торган, Такташлар чорын бүгенге белән нык тоташтырган бердәнбер олы фигура. Татар поэзиясендә Туфан бер генә, башка Туфан юк!». 1964 ел. Болгария укучысының шагыйрьгә язган хатыннан:

«Бер китапханәдә рус телендәге китапларны актарганда, сезнең җыентыкка күзем төште. Нинди шигырьләр икән дип, берничәсен укып карамакчы булдым. Моңа кадәр сезнең шигырьләрне укыганым юк иде. Хәер, гафу итегез, татар халкының шундый яхшы язучылары барлыгын да белми идем. Нигә яшерергә, хәтта әдәбиятыгызның барлыгын да белми идем. Бәлки шуңа күрәдер дә, минем шатлыклы гаҗәпләнүем сезнең хөрмәтле халкыгызга – миңа таныш булмаган татар халкына – туганлык мәхәббәтенә әверелде. Янымда бер буш конверттан башка кәгазь юк иде. Шул конвертка “Сиңа” дигән шигырегезне күчереп алдым. Мәхәббәт турында шундый кыска һәм шундый үзенчәлекле итеп моңа кадәр әле берәүнең дә язганы юктыр дип уйлыйм.»

1970 ел. Әдип Гомәр Бәширов:

«Шагыйрьләр хакында сүз чыкканда, гадәттә, поэзия өчен яши, диләр. Х.Туфанны исә мин ул үзе шигырь булып яши дияр идем. Чөнки Туфанны шигърияттән, шигырьне Туфаннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул шигъри образга, шигърият дөньясына гашыйк кеше. Шигырьнең теләсә нинди киртәләрне җимерерлек тылсымлы көче барлыгына Туфан кебек чын күңелдән инанган башка кешене мин белмим.»

1978 ел. Рус совет шагыйре Михаил Дудин:

«Хәсән Туфан – поэзиядәге сирәк очрый торган, гаҗәеп, уникаль күренешләрнең берсе. Ул – татар халкының горурлыгы. Кадерен белегез аның, саклагыз аны!»

 



К списку новостей