• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 80
У нас учат: 17

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Бөек Җиңүгә багышланган класс сәгатьләре

Опубликовано: 28.04.2020

1941 нче елның 22 нче июнь таңы туып килә. Иртәнге сәгать 4. Якшәмбе көн. Бөтен халык тирән йокыда. Шушы тыныч иртәне бозып, илебезнең көнбатыш чикләренә фашист танклары үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолетлар шәһәр һәм авылларыбыз өстенә бомбалар яудыра башлады. Сугыш башланды! Илебезнең миллионнарча ир-егетләре эш коралларын сугыш коралларына алыштырды. Хәтәр сугыш елларында ил иминлеген сакларга дип Татарстаннаннан да 560 меңнән артык кеше фронтка китте. Алар дошман белән батырларча көрәште. 100 меңнән артык якташыбыз орден һәм медальләр белән бүләкләнде. 200гә якын Татарстан батырлары Советлар Союзы герое исеменә лаек булды. Җирдә яшәвебез белән без алар алдында бурычлы. “Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмас”. Шәһәрдә һәм авыл җирендә бары картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Бөтен авырлыкларны җиңеп алар “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен” дигән лозунг астында эшлиләр. Промышленность оешмалары һәм колхоз-совхозлар хәрби шартларда эшләүгә күчерелә. Завод эшчеләре граната корпуслары, шартлаткычлар өчен аерым детальләр эшлиләр. Эш сәгате 18әр, хәтта 20 шәр сәгатькә сузыла. Беркем дә авырсынмый, беркем дә сыкраймый.  “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” язуы һәм сугыш картиналары күрсәтелә. Сугыш... Бу - 1725 җимерелгән һәм яндырылган шәһәр һәм поселок, 70 меңнән артык авыл. Сугыш – 32 мең җимерелгән завод- фабрика, юкка чыккан 65 мең километр тимер юл. Сугыш – 900 көнгә сузылган Ленинград блокадасы. Көнгә 125 грамм икмәк... һәм тыныч халык өстенә яуган тонналаган бомба һәм снарядлар. Сугыш... Брест крепостеннан Мәскәүгә кадәр чигенү юлы – 1000 километр, җиңү юлы – Мәскәү- Берлин – 1600 км. Туп-туры очсаң, самолет белән 4 сәгатьлек ара. Ә үрмәләп, бер күтәрелеп, бер чигенеп, бер егылып, бер торып, үлем белән якалаша-якалаша үтелгән бу юл 4 елга, 1418 көнгә сузыла. Сугыш – 1943 елның 22 мартында белорусь авылы Хатыньда тереләй яндырылган 149 кеше. Аларның 75 е балалар, иң кечкенәсенә 7 атна! Фашизмның яшәргә хакы юклыкка бары бер мисал бу. Сугыш – көнгә 20шәр сәгать завод станоклары артында басып тору. Сугыш – авыл кешеләренең тозлы тирендә үскән икмәк, үгез җигеп сука сукалау, куллар канаганчы урак уру, көлтә бәйләү... Фашистик  Германиянең идарәче даирәләре СССРны 1941нче  елда ук яулап алачакбыз дип ышаналар. СССРда һәм Польшада 120-140 миллион кешене юк итәргә исәплиләр алар. Ике документта – “Генераль ОСТ планы”нда һәм Герингның “Яшел папка”сында менә шундый калкуляция бирелә!..

Менә шушы мәгълүматлар турында мәктәбебез укучылары тәрбия сәгатьләрендә сөйләштеләр, фикер алыштылар, музейларга онлайн-экскурсияләр ясадылар.

 



К списку новостей