• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 80
У нас учат: 17

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Г.Тукай туган көн.

Опубликовано: 26.04.2020

Тукай - минем яраткан шагыйрем.
Халык мәхәббәте - синең исемең,
Халык гомере - синең гомерең!
Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Габдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш, ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч.
Габдулла Тукай.... Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала...? Юктыр.
Тукай... Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле хисләр туа. Бәләкәй класста укыганда "Су анасы"н өйрәнеп, "Туган тел" шигырен ятлап, аның тормышы белән танышкан идек. Аның "Исемдә калганннар" әсәрен, " Шүрәле" поэмасын укыгач  Тукай иҗатына соклану тагын да артты. Тукайның ачы язмышы белән таныш булмаган, аның иҗатына, тормышына сокланмаган бала юктыр. Язмышның рәхимсез җилләре аны бик еш сагалап йөри. Өйдән - өйгә, кулдан - кулга күчә Тукай. Ата - анасын яшьли югалта, ятим кала. "Артык кашык" булып йөрергә кала аңа. Ләкин Тукай бернинди дә сынауларга бирешми, үз юлыннан кире чигенми. Ул үз тормышыннан бервакытта да зарланмый.
Дөньядан китеп барганда Тукайга нибары егерме җиде яшь кенә булган. Шулай яшь булуына карамастан, шагыйрь безнең йөрәккә мәңгегә кереп калган. Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала.
Әйе, Габдулла Тукай иҗаты - серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый, укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та - мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшиячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул - бөек шагыйрь!
Һәр татарның йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап гыйбрәт ала, кемнәрдер соклана, кемнәрдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә.
Татарның һәр соравына
Үз Тукае җавап бирә.
Һәр татарның йөрәгендә
Үз Тукае шуңа күрә.
(Р. Харис)
Һәр апрель аен - Тукай аен олы хөрмәт белән көтеп алабыз. Синең гомерең нәкъ умырзая чәчәге кебек кыска булды. Әмма иҗат иткән әсәрләрең - мәңгелек!
Синең алдыңда баш иябез, бөек Тукай!



К списку новостей