• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 80
У нас учат: 17

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Тыл ветераннары белән очрашу.

Опубликовано: 25.03.2020

Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш...

Меңәрләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзендә гөрләп торган авылларны юкка чыгарган, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.Кешеләр ! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, шул иртәдә өй каршындагы тирәктә кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез- бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның ялкынлы тормышы бар. Әгәр дә сезнең әбиегез я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән. Үзенең моңсу күзләре белән сезнең күзләргә тутырып карый икән, белегез- ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз, әтиләрегез турында тирән сагыш бар.Әгәр сез тыныч, матур өйләрдә, тату гаиләдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз икән, белегез - бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатның каны түгелгән, әбиләребезнең ачы тире түгелгән. Бу яшьлекнең кадерен, тормышның ямен белеп яшәгез кешеләр Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез.Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз.Сезгә. лаеклы алмаш булып үсәрбез.

 

Мәктәбебез укучылары Арчаның "Нур" телестудиясе хезмәткәрләре белән берлектә тыл ветераны - Рамазанова Наҗия апа белән очраштылар. Наҗия апа сугыш чорында булган авыр хезмәт, яшәү рәвеше, мәктәпләр тормышы белән безне таныштырды. Укучыларыбыз Абзалов Илназ, Шиһапова Сөмбел интервью алып, үзләренең кызыксындырган сорауларыны җавап таптылар..



К списку новостей