• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 73
У нас учат: 18

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Сәламәт булыйк, вируслардан саклан!

Опубликовано: 24.03.2020

Коронавируслар – ул вируслар гаиләсе, алар кешеләрне һәм хайваннарны зарарлый. Алар күзәнәкләргә шактый үтеп керүнең үзенчәлекле ысулына ия, ул вируска каршы күзәнәкләрнең мембранасын гадәти саклау нәтиҗәлелеген ­киметә.Яңа коронавирус тарафыннан килеп чыккан чир билгеләре күп яктан сулыш юллары авыруларына охшаш: бу арыганлык хисләре; сулыш алу авырлашу; югары температура; йөткерү һәм/яки тамак авырту. Ул башка сулыш юлы вируслары кебек, инфекция­ле кеше йөткергәндә яки төчкергәндә һава-тамчы юлы белән тарала. Моннан тыш, кемдер теләсә нинди пычранган өслеккә, мәсәлән, ишек тоткасына кагылган чакта. Кешеләр пычрак куллары белән авызга, борынга яисә күзгә кагылганда зарарлана.

 Коронавирус йоктырудан үзеңне ничек сакларга?

Билгеле бер саклану чараларын үтәгез. Коронавирус инфекцияләре белән бәйле хәлләр Роспотребнадзорның катгый күзәтүендә тора, аның киңәшләрен үтәргә кирәк. Иң мөһиме – кулларыгыз чиста булсын, аларны сабынлап суда еш юып торыгыз яки дезинфекцияләү әйберләрен кулланыгыз.

Юылмаган куллар белән авызга, борынга яки күзгә кагылмагыз. Теләсә нинди хәлләрдә кулларны чис­тарту өчен, үзегез белән кулларны дезинфекцияләү әйберләрен йөртегез. 

Ашар алдыннан кулларны юыгыз. Кешеләр күп булган урыннарда, җәмәгать транспортында аеруча да сак булыгыз.

Мондый урыннарда булганда өслекләргә һәм әйберләргә, битегезгә мөмкин кадәр кагылмаска ­тырышыгыз.

Үзегез белән бер тапкыр кулланыла торган салфетка йөртегез һәм йөткергәндә, төчкергәндә һәрвакытта борынны, авызны томалагыз, һәм файдаланганнан соң аларны һичшиксез юк итегез.

Уртак төргәкләрдән (чик­ләвекләр, чипсылар, печенье) яки савыт-сабадан ризыкларны, әгәр аңарга башка кешеләр үзләренең куллары белән кагылган булса, ашамагыз. Эпидемио­логия күренешләре тотрык­ланганчы, кул бирешеп күрешмәгез, үбешмәгез.

Эштә үзегез кагылган өслекләрне һәм җайланмаларны (компьютер клавиатурасы, уртак файдаланудагы оргтехника па­нельләре, смартфон эк­раны, пультлар, ишек тоткалары һәм саплары) даими чистартыгыз.

Кешеләр күмәк булган урыннарда яки транспортта чакта, кискен сулыш юллары вирусы (бизгәк, томау, йөткерү, борын тыгылу) билгеләре булган кешеләр белән элемтәгә кергән вакытта битлек кулланыгыз.

 Гаиләдә һәркемнең үз сөлгесе барлыгына инаныгыз, теш щеткаларын һәм башка шәхси гигиена әйберләрен уртак кулланмагыз. Бинаны ешрак җилләтегез. Сәламәт булыгыз!   



К списку новостей