• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 80
У нас учат: 17

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Неделя родного языка. Урок Победы. "Муса Джалиль - Голос эпохи"

Опубликовано: 19.02.2020

М.Җәлил. Бу легендар исемне миллионнар белә. Бик күпләр бу исем белән горурлана. Аның турында шактый китаплар язылган. Үз әсәрләре томнар булып дөньяга таралган.

Кыскача тормыш юлы һәм иҗатына тукталып китик. М.Җәлил 1906 елда Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай була. Күп укый, һәрнәрсәне белергә тырыша. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр дә язып карый. Беренче шигыре булып “Бәхет” шигыре газета битләрендә басылып чыга. Казан педагогия институтының рабфагында укый, Мәскәү университетында да белем ала. Сугышка кадәрге елларда бик күп шигырьләр, җырлар иҗат итә.

Бөек Ватан сугышы башлану белән ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Ул сугыш кырына китә. Ләкин 1942 елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яралана һәм фашистлар кулына эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Ул әсирлектә булган чакта яшерен оешмага керә. Җитәкче була. Бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Ләкин бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлин шәһәрендәге Моабит төрмәсенә ябалар. Төрмәдә вакытта ул бик күп шигырьләр иҗат итә. Ул үзе кечкенә дәфтәрчекләр ясап, шунда шигырьләрен яза бара. Инде төрмәдә үлем җәзасы көткәндә дә туган иленә, халкына багышлап мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр яза. Илгә аның ике дәфтәре кайта. Аларны “Моабит” дәфтәрләре дип атыйлар. Беренче дәфтәрендә 60 шигыре язылган.

Беренче дәфтәрне 1944 нче елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле әсир алып чыга.

Икенче дәфтәрен М.Җәлил Андре Тимерманска биреп чыгара. Дәфтәрләрнең икесе дә безнең илгә әйләнеп кайталар. Өченче дәфтәре дә булган дигән фикер яши. Тик ул табылмый.

1944 нче елның 25 нче августында фашистлар М.Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен җәзалыйлар: Плетцензее төрмәсендә 11 патриотның башы киселә. Кайбер шигырьләренең исемнәрен әйтеп китим: “Кошчык”, “Бүреләр”, “Дуска”, “Соңгы җыр”, “Сандугач һәм чишмә”, “Кызыл ромашка”, “Чәчәкләр” һ.б.

Мусаның яшисе килә. Бу якты дөньяда яшәүдән кем туйган? Гомере киселгәндә аңа әле 38 яшь кенә булган. Нинди генә авырлыклар килсә дә, ул бөгелеп төшми. Иле, халкы өчен яши. Менә безнең бүгенге кичәбез дә М.Җәлилгә багышланды.



К списку новостей