Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Хоккей уены.
Опубликовано: 04.01.2020
Спорт, сәламәтлек. Бу гади генә ике сүз һәрвакыт янәшә йөри. Безнең мәктәптә дә бу уңайдан төрле чаралар оештырылды. Кышкы яллар уңаеннан үткәрелгән чараларның иң кызыклысы - әлбәттә, спортта көч сынашу. Без спорт белән бик дус. Җәй көннәрендә футбол уйныйбыз, велосипедта йөрибез, су коенабыз. Ә кыш җитүне аеруча көтеп алабыз,чөнки рәхәтләнеп чанада шуарга, чаңгы белән барып, нарат урманнарының саф һавасы белән хозурланырга, басу-кырлардагы чиксез кар диңгезендә төрле җәнлек эзләрен күзәтергә мөмкин.
Соңгы елларда кышның матур мизгелләре артты. Ул- мәктәп янындагы боз мәйданчыгында тимераякта шуу. Анда килеп эләксәң, көннең салкынлыгы сизелми дә. Иртәдән кичкә кадәр балаларның шат тавышлары тынып тормый. Егетләр хоккей уйныйлар. Ә кичләрен хәтта гаиләләр белән тимераякта шуалар.
4 гыйнвар көнне боз мәйданчыгы бигрәк тә гөрләп торды, хоккей ярышлары барды. Афәрин, егетләр! Рус җырындагыча, "хоккейны чын егетләр генә уйный, куркак хоккей уйный алмый".
К списку новостей
















