• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 73
У нас учат: 18

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Кошларны кайгыртабыз.

Опубликовано: 02.01.2020

 Кыш көне салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып , адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр.Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра.
Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Без, укучылар, әти-әниләр ярдәме белән кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык - алар өчен җимлекләр ясадык. Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларны бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөендек.
Кышын кошлар аеруча кызганыч. Шуңа да әлеге җан ияләренә карата бу игелекне бергәләшеп башкарсак иде. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү - саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде.
Кыш җиттеме - кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
- Рәхим итеп ашагыз!



К списку новостей