Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 80
У нас учат: 17

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Ата-аналар җыелышы

Опубликовано: 27.12.2019

  Бала-ата-аналарның әхлакый тормышы көзгесе. Үрнәк ата-аналарның балаларга артык көч түкмичә генә бирә торган иң кыйммәтле әхлакый сыйфатларыннан берсе – ата һәм ананың рухи матурлыгы, аларның кешеләргә яхшылык эшли белүе. Әгәр дә ата-ана күңел җылысын кешеләргә бирә, аларның шатлык – кайгыларын уртаклаша, йөрәкләре аша үткәрә белсә, андый гаиләдә тәрбияләнгән балалар киң күңелле, игътибарлы эчкерсез булып үсә. Бала өчен ата –анадан да якын, алардан да кадерле тагын кем бар? Тормышта бала иң беренче әти-әнисе белән аралаша, әйләнә-тирә турында беренче тәэсирләрен дә әти-әнисе аша ала, акны-карадан, яхшыны – яманнан аерырга да әти-әни ярдәм белән өйрәнә. Әйе, һәр кешенең тормышында иң кадерле, кабатланмас хатирәләре әти - әниләре белән бәйләнгән булыр. Әти-әни, мәктәп бердәм тәрбия бирсә генә нинди дә булса уңышлы нәтиҗәләргә ирешеп була.

          27 нче декабрь көнне мәктәпкә әти-әниләрне җыйдык. Җыелыш әти-әниләрне Яңа ел бәйрәме белән котлаудан башланып китте. Укучылар үзләренең өйрәнгән җыр-биюләре, матур чыгышлары белән әти-әниләрен куандырдылар. Аннары мәктәп директоры Сабирҗанова Н.Б. район күләмендә фән олимпиадаларыннан җиңүче балаларны, призёрларны котлады, рәхмәт хатлары тапшырды. Аларның үзләренә һәм әти-әниләренә уңышлар теләде. Укыту эшләре директор урынбасары Хаирова Г.С. уку алдынгылары һәм укуның сыйфаты белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шакирова Л.Х. кышкы каникул чорына  эш планына күзәтү ясады. Җыелышның калгын өлеше классларда дәвам итте.



К списку новостей