Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Башлангыч сыйныфлар атналыгы. 4 көн. "Могҗизалар кыры" уены
Опубликовано: 10.12.2019Уен - кешелек җәмгыятенең үсеш дәверендә хезмәт формаларын чагылдыру рәвешендә барлыкка килгән, яшь буынны физик һәм әхлакый, эстетик яктан тәрбияләү вазыйфасын башкаручы мавыктыргыч чаралар системасы ул. Өлкәннәргә эштән бушаган вакытларда күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру чарасы булса, бала өчен уен-чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул.
Уеннар ике төргә: балалар һәм олылар уеннарына бүленәләр. Балалар уеннарына юаткычлар, мавыктыргычлар, сүз уеннары (санамышлар, көрмәкләндергечләр, әйтемнәр, алдавычлар), җырлы-биюле уеннар, драма уеннары, зиһен сынаш уеннары, хәрәкәтле уеннар керсә, олылар уеннарына календарь йола уеннары (Нардуган уеннары, Нәүрүз уеннары, Сабантуй уеннары, Каз өмәсе уеннары), гаилә һәм көнкүреш йола уеннары (туй уеннары), күңел ачу уеннары, ачык һава һәм зал-мәйдан уеннары керә.
Ә мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар укытучысы Ахмадуллина Г.И. "Могҗизалар кыры" уенын уздырды. Уенны укучылар бик яраттылар, теләп катнаштылар. Уен экологик темага багышланган иде. Экологик теманы чагылдырган сораулар балаларда зур кызыксыну уятты.
К списку новостей
















