Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
ГТО ярышлары
Опубликовано: 14.10.2019Сәламәт кеше тормышка шатланып яши, яхшы укый, эшли,сәяхәт итә, күпне белә, кешеләргә,Туган иленә файда китерә. Безнең дәүләтебез үз гражданнарының сәламәтлеге турында даими кайгырта. Менә ГТО программасы халыкның сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән дә инде. ГТО – ул физик әзерлек программасы. “Хезмәткә һәм оборонага әзер” программасы безнең туган илебез Советлар Союзы дип аталган чорда барлыкка килгән. Ул 1931 елдан 1991 елга кадәр гамәлдә була.Анда 10 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләр катнашкан. ГТО программасының максаты: халыкның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, патриотик тәрбия бирү, яшь буынны хезмәткә һәм Ватанны саклауга әзерләү. Ул вакытларда ГТО нормативын үтәү халыкта, бигрәк тә яшьләр арасында популярлык казана. Бар халык бик теләп катнаша. ГТО значогына лаек булу һәм аны тагып йөрү олы дәрәҗә саналган. 1934 нче елларда 3 млн. кешедә ГТО значогы булса, 80 нче елларда 230 миллион кеше значок алуга ирешкән. “ГТО значогыннан - Олимпия медаленә!” лозунгысы яшьләрне, балаларны зур җиңүләргә рухландыра. Значокны алу өчен совет гражданнары йөгерү, йөзү, чаңгыда узышу, ату буенча һ.б. нормативлар үтәргә тиеш булалар. Кызганычка каршы, 1990 нчы елларда ГТО онытыла. Компьютер технологияләренең үсеше, халыкның интернет белән мавыгуы спортны оныттырды, аз хәрәкәтләнүгә китерде. Бу яшьләрнең һәм балаларның физик әзерлегенә һәм сәламәтлегенә начар йогынты ясады. Күп кешенең хроник авырулардан интегүенә, артык гәүдә авырлыгы туплауга китерде. Шушы проблеманы хәл итү өчен 2014 нче елда Россия президенты В.Путин ГТО системасын яңадан кайтару турында указга кул куйды. Ул бүгенге көндә балаларның хроник чирләрдән интегүен әйтте, массакүләм һәм балалар спортының җитди үзгәрешләр таләп итүен билгеләп үтте. ГТО - яңача расшифровкасы - «Горжусь тобой, Отечество!»-«Ватаным-горурлыгым!» Бу лозунг Россия гражданнары өчен якынрак та, чөнки ул Ватанпәрвәрлек хисе белән бәйләнгән. ГТО нормативларын үтәүдәге уңышларга карап, алтын значок, көмеш значок, бронза значок белән бүләкләү каралган. Татарстан Республикасы ГТО нормаларын сынап караучы төбәкләр исемлегенә кертелде. Спорт белән шөгыльләнү, дөнья чемпионатлары үткәрү өчен Казанда шартлар югары дәрәҗәдә.2013 нче елда үткәрелгән Универсиада, әле менә 24 нче июльдән 9 нчы августка кадәр булган спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты – шуның ачык мисалы.
Арча халкы ГТО нормаларын тапшыруда актив катнаша. Безнең районда ул 2014 нче елның 15 нче октябрендә Бөтенроссия ГТО физкультура-спорт комплексын кертүнең беренче көзге этабы белән башланып китте. Әлеге слайдта сез шушы чарада катнашучыларны күрәсез. Районыбызда спорт белән шөгыльләнү, ГТО нормаларын уңышлы тапшыруга үзеңне әзерләү өчен спорт-сәламәтләндерү учреждениеләрендә бөтен мөмкинлекләр бар.
12 октябрь көнне 5 сыйныф укучылары Шаймуллина Т., Ахмадеева Г. Саба районында булып узган ГТО ярышларында район данын яклап бардылар. Команда икенче урынны алды. Кызларыбызны, укытучылары Хасанов Х.Х. котлыйбыз, уңышлар теләп калабыз.
К списку новостей
















