• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 73
У нас учат: 18

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Бакчада көзге эшләр.

Опубликовано: 13.09.2019

Мәктәп яны тәҗрибә участогы - менә дигән тәҗрибә үткәрү урыны ул. Монда укучылар биология дәресләрендә үзләштергән белемнәрен практикада кулланалар, үсемлекләрнең үсеш процессын күзәтәләр, коллектив белән бердәм эшләргә өйрәнәләр, башлангыч сыйныф укучылары да төрле тәҗрибәләр үткәрәләр.Иң күңелле вакыт - бакчада уңыш җыю. Эре-эре яшелчәләрне күмәкләшеп җыйганда балаларның йөзләреннән шатлык, канәгатьләнү хисе бөркелә.  Бакчабызда ел әйләнәсе үзебезгә ашарга җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш үстерелә. Быел мәктәп бакчасыннан  карлыган,  кыяр, помидор, кабак,  чөгендер, суган,  кишер алынды. Кәбестә уңышы куандырырлык булды. Ә пешекчеләребез җыелган уңышның берсен дә әрәм итмиләр: карлыганнан кайнатма ясыйлар, туңдырып куялар; кыяр, помидор һәм кәбестәне тозлыйлар, төрле салатлар ясыйлар. Бу кадәр мул уңышны үстерү өчен бик күп көч, тырышлык һәм сабырлык кирәк. Мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегендә эш җәй көне генә түгел, ә ел әйләнәсе бара."Хезмәтнең яңгыры - тир, алмасы - алтын", - дип белми әйтмәгән әби-бабаларыбыз. Мәктәп тәҗрибә кишәрлегендә эшнең бер максаты мул уңыш, табыш алу булса, ә иң мөһиме - укучыларыбызга хезмәт тәрбиясе бирү һәм җиргә мәхәббәт тәрбияләү. Эш белеп үскән укучыларыбыз, мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына чыккач та сынатмаслар, тормыш авырлыклары алдында югалып калмаслар дип ышанабыз.

 



К списку новостей