• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 80
У нас учат: 17

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Көзге игелек атналыгы. Обелиск чистарту

Опубликовано: 10.09.2019

Соңгы елларда «волонтер» исемле сүз киң тарала башлады. Волонтерлар турында күпләр ишеткән, ләкин аларның кем икәнен белмәүчеләр дә бардыр. Яшьләр арасында һәр икенчесе волонтер дисәк тә, дөрес булыр. Шулай да кем соң ул? Нәрсә белән шөгыльләнә?

«Волонтер» – инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Алар элеккеге тимурчыларны хәтерләтә. Нинди генә чара, бәйрәм, ярыш, тантана булмасын, барысы да волонтерлар ярдәме белән үткәрелә. Волонтерлар – бик җаваплы, актив кешеләр. Уңганнар, булганнар. Чаралардан тыш, хәйрия эшләре дә волонтерларны урап узмый. Алар ятимнәргә, ялгыз картларга ярдәм итәргә ашыга. Казанда волонтерларның оешмалары күп. 

Волонтер булу ул – үзенә күрә бер тормыш тәҗрибәсен туплау, төрле илдән килгән кешеләр белән аралашу, яңа дуслар табу, чит телләр өйрәнү, сабырлык, түземлек, армый-талмый, «энерджайзер» кебек, һәрвакыт активлык рухында тору. Әлбәттә, волонтерларга хезмәтләре өчен акча түләмиләр. Ләкин алар күп нәрсәгә өйрәнә, үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәтә алалар. Белгәнебезчә, миллионлаган кешеләр яхшылык эшли һәм аның өчен бернәрсә сорамый. Моның белән үзенә канәгатьләнү ала, кемдер алдында торган бурычын түли.

Бүген безнең волонтерларыбыз обелиск янын чистарттылар, чүпләрдән арындырдылар.Яхшы гамәлләр кылу, мохтаҗларга булышу күңелгә рәхәтлек өсти. Һәрберебез үзара ярдәмләшеп яшәсәк, киләчәгебез якты булыр. Волонтерлар рәтенә басыйк һәм дөньяда изгелек тагын да артыр.



К списку новостей