Электронное образование в Республике Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 89
У нас учат: 19

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Чыгарылыш кичәсе

Опубликовано: 24.06.2019

Бүген без иң тантаналы, истәлекле, шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган кичәгә җыелдык. Бүген чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән саубуллашу кичәсе. Әле кайчан гына белем бәйрәменә беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кереп кечкенә генә малайлар һәм кызлар укырга килгәннәр иде.Ә хәзер аларга 11 нче классны тәмамлау турында таныклык алырга вакыт җиткән. Имтиханнарныӊ дулкынландыргыч минутлары инде артта калды. Унбер ел дәвамында мәктәп сезгә тормыш өчен кирәкле булган белем бирде, эшләргә, кылган гамәлләрегезгә тәнкыйть белән карарга, уз алдыгызга максат куярга һәм аӊа омтылырга өйрәтте, булачак профессиягезне билгеләргә ярдәм итте.

Сагышлы да, шатлыклы да уйлар белән сез буген зал турендә торасыз.  Сез - алга зур өметләр баглаган, киләчәктән төрле ачышлар, шатлыклар бары яхшылыклар гына көтеп калучы чыгарылыш укучылары. Моңсу сезгә, чөнки күптәннән көткән, әмма сезнен өчен бик тиз килеп җиткән көн бүген. Бәхетле, әкиятле, үзенең гаилә бәйрәмнәре, әти-әнинең уртасында, аларның бармакларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән, чиста балачак белән хушлашу көне...

Канат ярган нәни кошлар сыман

Талпынасыз очып китәргә,

 

Яшьтән күңел хисен җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә.
Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсу таңында.
Хәерле юл теләп озатабыз



К списку новостей