• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 80
У нас учат: 17

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

13 нче көн - "Россия без табака" акциясе

Опубликовано: 13.06.2019

 

Тәмәке белән еш агулану, тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан пожарлар кешеләрне аптырашта калдыра. Ниһаять, алар тәмәкенең зарарлы әйбер икәненә төшенәләр. Россиягә тәмәкене инглиз сәүдәгәрләре алып килә.Ул вакытларда тәмәкене тарту һәм иснәү катгый рәвештә эзәрлекләнә.Тотылган кешеләрне төрлечә җәзалыйлар, камчы белән кыйныйлар, ә тәмәке сатучыларның борыннарын кисәләр һәм ерак шәһәрләргә сөргенгә җибәрәләр. Властька Петр I килгәннән соң тәмәкене тыю турындагы законны юкка чыгара. Шуннан соң әкренләп кешеләр тәмәке тартуга тартыла башлый.Тәмәке составында үзенә бәйле итә торган матдәләрнең булуы тәмәке тартучылар санының тиз арада күпләп артуына китерә. Тәмәке чыннан да зыянлы. Анын зыяны турында мәктәптә балаларыбызга күп чаралар уздырыла. Лагерьның 13 нче көне дә укучыларыбызга тәмәкенең зыяны турында сөйләүдән башланды. Без "Россия без табака" акциясендә катнаштык.Бу көнне ике команда арасында рәсем конкурсы, презентацияләр карау, төрле проблемаларны чишү юллары хәл ителде. Уздырылган чаралар балаларыбыз өчен бик тә файдалы булды.

Кеше дигән зат!

Бермәлгә Син туктап ал һәм уйлан-Нинди матур бу җиһан! Кешегә рәхәтлек алу өчен күпме мөмкинлекләр яшеренгән монда-яраткан кешеләрең булу, театр, кино, спорт, яраткан һөнәрең...! Кеше үз-үзенә бәхетне чокый, яңгырдан соң салават күпере балкыган кебек, уңышсызлыклар артында да матур тормыш, матур киләчәк ята. Кешегә гомер бер генә бирелә, шул бер гомерне матур итеп яшәп, үзеңнән соң матур киләчәк калдыру-шул бәхет түгелмени инде ул!...



К списку новостей