• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 80
У нас учат: 17

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Табышмаклар кичәсе

Опубликовано: 25.04.2019

Халык авыз иҗаты- халыкның күңел көзгесе. Ул көзгедә тарих чагылышы. Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү бик әһәмиятле. Ул яшь буынның зиһенен баета, дөньяга карашын киңәйтә, тел байлыгын һәм белемен үстерә.

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар баланың зиһенен баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау-фикерләвен тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. "Отканга — мәкаль, тапкырга — табышмак" дигән әйтем әнә шуңа ишарә. Табышмаклар өлкәсендә зур хезмәт куйган галим Нәкый Исәнбәтнең китаплары аеруча игътибарга лаек. Аның "Татар халык табышмаклары" (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1970) энциклопедик хезмәте әле дә галимнәр, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар өчен өстәл китабы булып тора.  Табышмакларны балаларның кайсы гына әйтми дә, кайсы гына аны табарга яратмый икән? Тагын әле ул табышмакларның нинди кызык әйтелеп, нинди сәер булып ишетелә торганнары д юк? Табышмакның җавабын табу өчен әкият батыры кебек озак юлга чыгарга, аның кат-кат яшерен бикле сарайларын ватып керергә кирәк. Шул дүрт юллык кечкенә генә табышмак үзен таптыру өчен безне нинди кызыклы , нинди ят кыю юлларга чакыра. 

 Шулардан чыгып, мәктәбебездә уздырылган "Табышмаклар кичәсе"нең төп максаты – табышмакларны өйрәнү, балалар дөньясында табышмакларның   тоткан урынын ачыклау, балаларга тәэсир көчен күрү иде. 5 сыйныф укучылары арасында уздырылган табышмаклар кичәсе ике командага бүленеп уздырылды. Кызган ярышта дуслык җиңде. Укучылар табышмакларны бик яраталр икән. Кайбер укучыларыбыз, чыннан да тапкырлар.



К списку новостей