• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 80
У нас учат: 17

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Габдулла Тукай иҗатына багышланган КВН

Опубликовано: 24.04.2019

Габдулла Тукай.... Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган,  шигырьләрен яттан белмәгән бала...? Юктыр.    

   Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе,  һичшиксез,  Габдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш, ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч.

  Тукай... Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле хисләр туа. Башлангыч сыйныфларда укыганда "Су анасы"н өйрәнеп, "Туган тел" шигырен ятлап,аның тормышы белән  танышкан идек. Аның "Исемдә калганннар" әсәрен, " Шүрәле" поэмасын укыгач, миндә Тукай иҗатына соклану тагын да артты. Тукайның ачы язмышы белән  таныш булмаган, аның иҗатына, тормышына сокланмаган  бала юктыр. Мәктәбебездә Тукай иҗатын тагын да ныклап өйрәнү максатын күз уңында тотып, 8-9 сыйныфлар арасында КВН уздырылды. Укучыларыбыз өчен ярыш төрләре күп иде. Аларны татар теле укытучысы Гөлия Марсиловна төрле яклап сынады.   КВН һәркем өчен дә файдалы һәм кызыклы булды. Ярышта дуслык җиңде.



К списку новостей