• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 80
У нас учат: 17

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

"Без - Тукай варислары" конкурсы.

Опубликовано: 19.04.2019

Г. Тукай үз шигырендә:

“ ... Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсын барын,

Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын”,  – дип яза. Әйе, нинди генә эшкә тотынсаң да, Тукайда булган гадилек, гаделлек, тырышлык, мәгърифәтлелек, халыкны яратучанлык һәм үз кыйблаңа булган тугрылык кирәк, минемчә.  Татарларның йөзек кашы булган Габдулла Тукай XX гасыр башында кинәт балкып чыга. Тукайның каләм тибрәтү осталыгы кебек осталык әле беркемдә дә очрамый. Аңардагы талантның зурлыгы ягыннан ул – милли әдәбиятта тиңнәрне белмәс олуг шәхес. Ул әдәбиятка караңгы төндә якты ай булып килеп керә. Аның фәлсәфи фикер белән сугарылган иҗаты ул вакытлардан алып бүгенгесе көнгә кадәр актуаль һәм игътибар үзәгеннән төшми.  Шагыйрьнең иҗаты халык күңеленә темаларның төрлелеге, сурәтләү чараларның байлыгы, гаделлеге һәм темаларның халыкчанлыгы белән үтеп керә. Аның иҗатында бала – чага да, изелүче һәм изүчеләргә каршы көрәшүче яңа – җитәкче катлам да үзенә кызыксыну һәм киңәш, тугры юл таба. Ул әсәрләрендә балаларны үз күреп сөйләшә, киңәшләшә; ул чордагы хакимиятне тәнкыйтьли, гади изелүче катлам проблемаларына битараф түгеллеген аңлата, аларга юл күрсәтә.Тукайны мәңгеләштерү эше әле төгәлләнмәгән. Һәр ел саен Тукай белән бәйләнешле тарихи урыннар арта  бара. Казанда төзелгән “Шүрәле”, “Туган авыл” комплекслары меңәрләгән кешеләрнең ял итү урыны булып тора. Аның эшләрен, аның турындагы мәгълүматларын барлау, җыйнау, фәнни яктан эшкәртү һәм, барысын бергә туплап, күләмле китап рәвешендә дөньяга чыгару – киләчәк эше. Бик күп конкурс, конференцияләр уздырылып килә. Районда булып узган "Без -Тукай варислары" шигырь конкурсында 3 сыйныф укучысы Шакирова Ильвина 2 урынны алды. Укытучысы Ахметсафина Р.Р.ны, Ильвинаны җиңүе белән котлыйбыз, уңышлар теләп калабыз.



К списку новостей