• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 80
У нас учат: 17

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

"Балаларны яклау" айлыгы башланды

Опубликовано: 22.04.2019

Республикабызның башкаласы булган Казан − Идел буендагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Аңа 1000 ел элек нигез салынган. Бүгенге көндә Казан − миллионнан артык халкы булган зур шәһәр. Ул истәлекле урыннарга бик бай. Экскурсияне укучыларыбыз Кремльдән башлап җибәрделәр. Кремль Казанның үзәгендә урнашкан. Ерактанрак карасаң, әйтерсең лә ул бер утрауны биләп тора. Кичләрен шушы утрауны төрле төстәге утлар яктырта. Бу − искиткеч күренеш. Кремльгә кергән юлда ап-ак Спас манарасы урнашкан. Аны сәгать бизи. Кремль янында герой шагыйребез Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Ул әсирлектә дә үлемсез шигырьләр язган, батырларча һәлак булган. Без аның шигырьләрен яратып укыйбыз. Казанны һич тә Сөембикә манарасыннан башка күз алдына китереп булмый. Тирә-якка нур бөркеп торучы бу манара Казанның йөзек кашына һәм гүзәл тарихи символына әйләнде. Сөембикә − татар халкының горурлыгы, иминлек билгесе, иманы, кыйбласы ул. Кремльдә без Сөембикә манарасының тарихы белән таныштык. Ул − бик борынгы корылма, һәм дөньядагы авып баручы берничә шундый корылмалар исемлегенә кертелгән. Хәзерге көндә төзүчеләр аның авышып баруын туктатканнар. Яңа корылмалардан булган Кол Шәриф мәчетен дә озаклап күзәттеләр. Ул искиткеч матур һәм зур мәчет, һәм, хаклы рәвештә, илебезнең җиде могҗизасы исемлегенә керергә тиеш.  Аннан соң Казанның бүтән истәлекле урыннарында булдылар.  Казанның тагын бер истәлекле урыны булган Милли музейга  бардылар. Казан шәһәрен укучыларыбыз бик ошаттылар.  



К списку новостей