• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 80
У нас учат: 17

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Ата-аналар җыелышы.

Опубликовано: 21.03.2019

Кеше тәрбияләү – ифрат катлаулы эш. Бүгенге чынбарлыгыбыз үзе үк без, әти-әниләрдән, тәрбиячеләр һәм укытучылардан зирәклек күрсәтүне, тәрбия эшенә яңача карауны, яңа алымнар куллануны таләп итә.

Гаилә – изге урын. Анда бер-берсен хөрмәт иткән, яраткан кешеләр яши. Ә гаилә тәрбиясенең максаты – гаиләдә тыныч тормыш, тәртип булдыру, игелекле хезмәт итү, булган ризык-нигъмәтләрне бәрәкәтле тоту, исраф итмәү, бер-береңне ихтирам итү, хөрмәтләү, хәрәмнән саклану. Гаиләнең һәр кешесе менә шушы бурычларны үтәгәндә генә, гаиләдә тәртип була, бу гаиләдә тәрбияле балалар үсүенә шик калмый. 

21 март көнне ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта 6 көн тәртибе каралды. Беренче көн тәртибендә без сәләтле балалар белән эшчәнлекне күрсәтергә тырыштык. Шул уңайдан, конкурсларда җиңү яулаган балалар үзләренең әти-әниләре өчен җырлар әзерләделәр. Иң кадерле кешеләрен Нәүрүз бәйрәме белән котладылар. Икенче көн тәртибендә мәктәбебез директоры Сабирҗанова Н.Б. балаларга ныклы белем, тәрбия бирү өчен гаилә белән мәктәпнең бердәм эшчәнлегенә карата үз фикерләрен җиткерде. Өченче көн тәртибендә укыту-тәрбия эшләре директор урынбасары Хаирова Г.С. 3 чиректәге уку нәтиҗәләре белән таныштырды. Дүртенче көн тәртибендә информатика укытучысы Нуриев Р.К. дәүләт хезмәтләре һәм цифрлы телевидение турында мәгълүмат бирде. Бишенче көн тәртибендә Сөләйманова Г.И. "Имтиханга әзерлек чорында әти-әнинең балага ярдәме" темасына эчтәлекле доклад укыды. Җыелышның калган өлеше классларда дәвам итте.



К списку новостей