Муниципальное бюджетное дошкольное образоватьельное учреждение "Среднекорсинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы"Урта Курса балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422024, Республика Татарстан, Арский район, дер. Средняя Корса, ул.Молодежная, д.11 |
Телефон: | |
E-Mail: | dssredkorsa.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Среднекорсинский детский сад"/МБМББУ "Урта Курса балалар бакчасы" |
Руководитель: | Хамзина Альфира Фаилевна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 23 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образоватьельное учреждение "Среднекорсинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы"Урта Курса балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
23.11.2023
Балалар белән "мин бит татар баласы"дигән темага әңгәмә кордык.Туган илебез,туган авылыбызның, туган телебезнең матурлыгы турында фикер алыштык. Әңгәмә ахырында өйрәнелгән дүртьюллык шигырьләрне искә төшердек.
-
22.11.2023
Балалар белән "өч кыз "әкиятен сәхнәләштердек.Алдагы көндә әкиятнең эчтәлеге белән танышкан идек.Балаларга әкиятне рольләргә бүлеп уйнау ошады.
-
20.11.2023
"Туган телем сагында" акциясендә катнашып татар телебезнең матурлыгын,аһәнлелеген тоярга өйрәнәбез."Туган тел атналыгы"н матур-матур әдәби әсәрләр белән танышудан башладык."Өч кыз" әкиятен тынлап үттек.Әкиятнен эчтәлеге буенча фикер алыштык,тиеннен хаклы булуына инандык.
-
17.11.2023
Геометрик фигураларны искә төшерү.Мәктәпкә әзерлек төркемендә геометрик фигураларны кәгазьдән кисү."Кем ин пөхтә,матур итеп кисеп бетерә?"уенын уйнау.Ин җитезе Айзат, Әминә,Инзилә,Риана булып чыкты.Ин пөхтә кызлар Әдилә,Лиана,Динә.Матур кисүчеләр Айзат,Раниль, Фәнгиз,Әмир.Булдыралар балалар.
-
14.11.2023
Йорт һәм кыргый хайваннар буенча белемнәрне ныгыту.
-
10.11.2023
Эстетик һәм сәнгать тәрбиясен тормышка ашыру.
1.Тормыштагы һәм сәнгатьтәге гүзәллек турындагы беренче күзаллауларны, аларны кабул итү сәләтен формалаштыру.
2.Чынбарлыктагы әйберләргә һәм күренешләргә карата сәнгати - образлы күзаллаулар һәм фикерләү, эмоциональ - хисси мөнәсәбәт формалаштыру, эстетик зәвык, гүзәллеккә эмоциональ якын килү тәрбияләү.
3.Рәсем ясауда иҗади сәләтләрен үстерү.
4.Төсне, ритмны тоемлап кабул итү, сизү мөмкинлекләрен үстерү, иҗади бурычларны хәл итүне сәнгати образлар аша чагылдыру.
-
02.11.2023
Бүген бездә "Алтын көз" дип исемләнгән кичә булып узды. Балалар табышмаклар чиштеләр , уеннар уйнадылар.Көз турында матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.
-
27.10.2023
"Солдатка хат" акциясендә актив катнашып солдатларга хат яздык. Исән-сау җиңеп кайтуларын телибез. Без сезнең белән горурланабыз.
-
26.10.2023
Балалар китаплары белән танышу.
-
20.10.2023
Бәйрәм белән кадерле пешекчеләребез))Авыр хезмәтегездә уңышлар телибез. Сәламәт , бәхетле булыгыз.