Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Арский
  • Школы
  • МБОУ «Староашитская ООШ» Арского МР РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\
Телефон: +7(843)-669-24-24
E-Mail: Ssa.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Староашитская ООШ"
Руководитель: Мустафина Альбина Виниаминовна
Год основания учреждения: 1929
У нас учатся: 36\Бездә укыйлар
У нас учат: 12\Бездә укыталар

Новости школы

Республика онлайн ата-аналар жыелышы

Опубликовано: 11.09.2026

        Бүген “Укучыларның имин мохитен һәм балигъ булмаганнарның мәшгульлеген тәэмин итү” темасына республика ата-аналар онлайн-җыелышы узды. Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2026/2027 нче уку елына календарь чаралар планы нигезендә оештырылды. Катнашу өчен онлайн-трансляция оештырылды. Бу чарада  Иске Ашыт төп мәктәбе укучыларының әти-әниләре дә актив катнашты. Чараның төп максаты: ата-аналарның яшүсмерләрне тәрбияләүдәге заманча мәсьәләләр турында хәбәрдарлыгын арттыру һәм аларның иминлеген, гармонияле үсешен тәэмин итүгә комплекслы якын килүне формалаштыру. Җыелыш кысаларында ата-аналар профильле ведомстволар (Эчке эшләр министрлыгы, Дәүләт автоинспекциясе һ.б.) вәкилләреннән, психологлардан һәм мәгариф өлкәсендәге белгечләрдән актуаль сорауларга җаваплар ала алдылар. Шулай ук тимер юл транспортында куркынычсызлык; юл-транспорт травматизмын профилактикалау; яшүсмерләр арасында наркотиклар таралуга каршы тору; үз-үзеңә кул салуны профилактикалау; профилактика чарасы буларак социаль-психологик тестлар үткәрү; балалар үсеше өчен өстәмә белем алу мөмкинлекләре турында сөйләшү уздырылды. Мондый җыелышлар ата-аналар, мәгариф оешмалары вәкилләре һәм профильле белгечләр белән бергә турыдан-туры әңгәмә кору өчен мөһим мәйданчык булып тора.



К списку новостей