МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 31\Бездә укыйлар |
У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
Новости школы
"Әниләр көне".
Опубликовано: 25.11.202424 ноябрь – Әниләр көне.
Шул унайдан буген мәктәбебездә Зур бәйрәм уткәрелде. Әни - безне үз йөрәк астында йөртеп, якты дөньяга аваз салган көннән башлап кайгыртучы, олы тормышка аяк баскач, үзенең киңәшләрен бирүче, безнең өчен һәрвакыт догада булучы иң якын һәм изге кеше.
Без нинди генә дәрәҗәле урыннарда эшләсәк тә, нинди генә җиңүләргә ирешсәк тә, әниләребезгә рәхмәтле булырга тиешбез. Татар халкында “Җәннәт - әниләрнең аяк астында” дигән бик матур бер мәкаль бар. Шуңа күрә сөекле әнкәйләргә карата, әни исемен горур йөртүче хатын-кызларга карата хөрмәт һәм мәрхәмәт күрсәтик. Олы бүләкләребезне, җылы сүзләребезне кызганмыйк.
Өйләребез һәрвакыт әнкәйләребезнең якты елмаюлары белән ямьләнеп торсын. Әниләр исән булганда, ничә яшьтә булуга карамастан, без бала булып калабыз. Дөньядагы барлык әниләргә дә сәламәтлек һәм бәхетле озын гомер телибез. Балаларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, муллыкта яшәгез. Бәйрәм белән сезне!
К списку новостей