МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 31\Бездә укыйлар |
У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
Новости школы
Язгы өмәдә
Опубликовано: 24.04.2024Традициягә әйләнгән чисталык ике айлыгы бара. Яз кояшы турырак һәм җылырак карый башлау белән язгы санитар чистарту өмәләре башланды. Чөнки яз җитү белән кыш буе кар астында күренми яткан чүп-чар баш калкыта башлый. Кыштан соң табигать уяна, тирә-якны тәртипкә китерү, төзекләндерү вакыты җитә. Күмәк эш – беткән эш, диләр. Бергәләшеп көч куйганда, тиз генә башлаганны төгәлләп була. Бергәләп башкарган хезмәтнең нәтиҗәсе дә күзгә күренерлек матур булды. Бергәләшеп күңелле итеп җыештырганнан соң, тирә-юнебез тагын да күркәмләнеп, ямьләнеп калды. Әлбәттә, көннәр ныклап җылытуга өмәләр тагын дәвам итәчәк әле. Яшәгән җиребезне чиста тоту – һәркемнең изге бурычы. Әйләнә-тирәбездәге чисталык һәм матурлыкны булдыру һәм саклау бары тик үзебезнең кулларда икәнен онытмыйк, дуслар!
К списку новостей