Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422002, Республика Татарстан, Арский район, п. ж/д разъезд Корса, ул. Школьная, д. 48 |
| Телефон: | +7(843)-665-32-21 |
| E-Mail: | rk.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Разъезд-Корсинская ООШ" |
| Руководитель: | Бурханова Лилия Миннехатиповна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42 / Бездә укыйлар 42 укучы |
| У нас учат: | 11 / Бездә укыталар 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Тукайга ияреп 16.04.2018 Бүген укучылар “Тукайга ияреп” конкурсы кысаларында “Эш беткәч, уйнарга ярый” әсәрен заманча сәхнәләштерделәр.

-
Молодцы!!! 16.04.2018 Бүген иҗади фикерле укучыларыбыз Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә үткәрелгән “ Тукай төрле телләрдә яңгырый” конкурсында катнаштылар. 6 нчы сыйныф укучысы сертификат, 8 нче сыйныф укучысы 3 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Молодцы!

-
1 нче сыйныфка кабул итәбез 16.04.2018 1 нче февральдән 2018-2019 нчы уку елында балалары 1 нче сыйныфка баручы ата-аналардан гариза кабул ителә. Ул 30 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк.

-
Конкурста 13.04.2018 Мәктәбебез укытучылары “Киләчәк” проектлар конкурсында актив катнаштылар.

-
Котлыйбыз!!! 13.04.2018 Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары дөрес туклану кагыйдәләренә багышланган проектлар конкурсында катнаштылар һәм III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр.

-
05.04.2018 Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы районкүләм «Туган тел -иң татлы тел” шигырь укучылар конкурсында катнашты һәм сертификат белән бүләкләнде.

-
Хәерле сәгатьтә 04.04.2018 Язгы каникуллар сизелми дә үтеп китте. Кыска, әмма иң җаваплы 4 нче чирекне башлап җибәрдек. Укучыларыбызга тырышлык, сәламәтлек телибез.

-
Педагог на все времена 23.03.2018 Тормышта һәркемнең зирәклеге, күңел байлыгы, тирән белеме аша дөньяны танып белергә һәм киләчәкне күзалларга өйрәтүче мөхтәрәм кешесе – Укытучысы була. Гомер буе үз һөнәренә тугры калып, бар тормышын балалар тәрбияләүгә багышлаган, озак еллар безнең мәктәптә эшләгән, хәзер лаеклы ялда булган хөрмәтле укытучыбыз Солтанова Резеда Илдус кызы бүген 8 нче сыйныф укучыларына рус теленнән дәрес бирде. Дәрес кызыклы, мавыктыргыч үтте.

-
Урман - яшәү чыганагы! 22.03.2018 1971 елдан бирле һәр елны 21 мартта Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Урманнарның кеше тормышында нинди әһәмиятле роль уйнавы, аны сакларга кирәклеге турында бүген укучыларга Курса урманчылыгы җитәкчесе, үз эшенең остасы Гыйләҗиев Фәрит Тәлгать улы сөйләде.

-
Без бергә! 18.03.2018 "Без бергә!" Республика фестиваль-конкурсының мәктәп этабы үтте. Әлеге фестиваль балаларның талантларын ачуга юнәлдерелгән. Укучылар үзләренең һөнәрләрен бию, нәфис сүз, җыр номинацияләрендә күрсәттеләр. Аларның осталыгын мәктәбебез укытучыларыннан оештырылган жюри бәяләде. Конкурста катнашкан укучыларыбызга киләчәктә дә уңышлар!!!













