Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422002, Республика Татарстан, Арский район, п. ж/д разъезд Корса, ул. Школьная, д. 48 |
| Телефон: | +7(843)-665-32-21 |
| E-Mail: | rk.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Разъезд-Корсинская ООШ" |
| Руководитель: | Бурханова Лилия Миннехатиповна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42 / Бездә укыйлар 42 укучы |
| У нас учат: | 11 / Бездә укыталар 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Педагог на все времена 23.03.2018 Тормышта һәркемнең зирәклеге, күңел байлыгы, тирән белеме аша дөньяны танып белергә һәм киләчәкне күзалларга өйрәтүче мөхтәрәм кешесе – Укытучысы була. Гомер буе үз һөнәренә тугры калып, бар тормышын балалар тәрбияләүгә багышлаган, озак еллар безнең мәктәптә эшләгән, хәзер лаеклы ялда булган хөрмәтле укытучыбыз Солтанова Резеда Илдус кызы бүген 8 нче сыйныф укучыларына рус теленнән дәрес бирде. Дәрес кызыклы, мавыктыргыч үтте.

-
Урман - яшәү чыганагы! 22.03.2018 1971 елдан бирле һәр елны 21 мартта Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Урманнарның кеше тормышында нинди әһәмиятле роль уйнавы, аны сакларга кирәклеге турында бүген укучыларга Курса урманчылыгы җитәкчесе, үз эшенең остасы Гыйләҗиев Фәрит Тәлгать улы сөйләде.

-
Без бергә! 18.03.2018 "Без бергә!" Республика фестиваль-конкурсының мәктәп этабы үтте. Әлеге фестиваль балаларның талантларын ачуга юнәлдерелгән. Укучылар үзләренең һөнәрләрен бию, нәфис сүз, җыр номинацияләрендә күрсәттеләр. Аларның осталыгын мәктәбебез укытучыларыннан оештырылган жюри бәяләде. Конкурста катнашкан укучыларыбызга киләчәктә дә уңышлар!!!

-
Поздравляем!!! 16.03.2018 Сегодня в концертном зале Поволжской государственной академии физической культуры, спорта и туризма состоялась торжественная церемония объявления и награждения победителей и участников конкурса «Учитель года -2018». Спасибо нашей коллеге за активное участие и успешную работу в этом конкурсе!

-
12.03.2018 Наш коллега учитель английского языка Сафин И.Ф. участвует в региональном этапе Всероссий-ского конкурса «Учитель года России». Заочный тур «Методическое портфолио» включает два конкурсных испытания: «Интернет-ресурс» и эссе «Я – учитель», 13 марта участники дают уроки. Желаем ему успехов и много творческих идей!

-
Бәйрәм белән! 08.03.2018 Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезнең барыгызны да язның иң гүзәл бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез! Һәр туар таң сезгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен! Тормыштагы иң авыр чак¬ларда да сез табигый зирәклегегезне, шәфкатьлегегезне, сизгерлегегезне һәм күңел җылыгызны җуймыйсыз! Һәрвакыт шундый ягымлы, юмарт һәм сөйкемле булып калыгыз. Тормышның һәр мизгеленә куанып яшәгез. Якты күңелегездә ел әйләнәсендә яз булсын. Бәхет һәм сәламәтлек сезгә!

-
Әниләрне котлап 07.03.2018 Бүген мәктәпкә кунакка хөрмәтле әниләребез килде. Укучылар, аларны бәйрәм белән котлап, әкият куйдылар. Тамаша җыр, бию, скетчлар белән үрелеп барды. Укучылар бик тырыштылар, әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрне дә тапшырдылар.

-
Әниләргә бүләк ясыйбыз 02.03.2018 Туган ягыбызга көмеш тамчылы, кояшлы яз аяк басты. Иң күңелле, гүзәл бәйрәм – 8 нче Март та якынлашып килә. Шуңа күрә укучылар буш вакытларында әниләренә бүләкләр ясыйлар, концертка әзерләнәләр.

-
Газетаның яңа саны 01.03.2018 Бүген мәктәбебезнең “Чишмә башы” газетасының икенче саны белән таныштык. Февраль аенда мәктәптә булып узган вакыйгалар, яңалыклар, шигырьләр, хикәяләр, котлаулар, интервьюлар - барысы да бик кызыклы, мавыктыргыч. Газетаны ошетыручыларга, редколлегия әгьзаларына киләчәктә дә иҗади уңышлар!!!

-
Неделя английского языка 24.02.2018













