Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422002, Республика Татарстан, Арский район, п. ж/д разъезд Корса, ул. Школьная, д. 48 |
| Телефон: | +7(843)-665-32-21 |
| E-Mail: | rk.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Разъезд-Корсинская ООШ" |
| Руководитель: | Бурханова Лилия Миннехатиповна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42 / Бездә укыйлар 42 укучы |
| У нас учат: | 11 / Бездә укыталар 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
10.04.2015 Бүген мәктәптә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе һәм татар теле атналыгы кысаларында “Могҗизалар кыры” үткәрелде. Уенда рус группасында укучылар катнашты. Финалга 9 нчы сыйныф укучысы Петрова Регина, 6 нчы сыйныф укучысы Имамиев Марсель, 5 нче сыйныф укучысы Каюмов Айназ чыкты. Җиңүче – Петрова Регина. Уенның сораулары укучыларның татарча да, русча да яхшы белүләрен таләп итте. “Могҗизалар кыры”н 8 нче сыйныф укучысы Әсәтов Рәсүл алып барды. Музыкаль тәнәфестә 4 нче сыйныф укучысы Әсәтова Зәлинә “Туган телем” җырын башкарды. Уен кызыклы үтте.

-
09.04.2015 Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Габдулла Тукай – татар әдәбияты күгендә янган йолдызларның иң зурысы. Еллар узган саен бу исем ешрак телгә алына. Тукай шәхесе елдан – ел калкурак күренә. Аның тууына быел 129 ел. Бүген мәктәбебездә Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган сыйныфтан тыш чара булып узды. Укучылар Тукай турында белгәннәрен искә төшерделәр, яңа белемнәр алдылар, шагыйрнең тормыш һәм иҗатына багышланган викторинада да катнаштылар.Сыйныфтан тыш чараны татар теле һәм әдәдбияты укытучысы Тимергалиева А.В. үткәрде.

-
08.04.2015 Мәктәптә татар теле атналыгы дәвам итә. Укучылар бүген матур язу конкурсында катнаштылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимергалиева Алсу Василовна җитәкчелегендә татар халык уеннарын уйнадылар. “Нардуган”, “Буяу сатыш”, “Парлашу”, “Түбәтәйле” һ.б. уеннар балаларга бик ошады.

-
07.04.2015 Ел саен март–апрель айларында республикабызда “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе үтә. Акция кысаларында мәктәптә татар теле атналыгы игълан ителде. Укучылар шигырьләр, җырлар өйрәнәләр, конкурсларга хәзерләнәләр, татар теле фәненнән белемнәрен ныгыталар, халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен өйрәнәләр.

-
04.04.2015 Бүген мәктәбебездә беренче язгы өмә булып узды. Укучылар һәм укытучылар мәктәп территориясендә кар тараттылар, тырышып эшләделәр.

-
03.04.2015 Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта әти-әниләр һәм укытучылар имтиханнарга әзерлек, укучыларның дәрескә йөреше, ашханәдә туклану, конкурсларда катнашу, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Җыелышта мәктәп директоры Бурханова Л.М. һәм класс җитәкчеләре чыгыш ясады.

-
02.04.2015

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары, бердәм республика тестларын тапшыруга әзерлек йөзеннән, татар теленнән тест эшләделәр. Тестларны башкару вакыты 2 сәгать 30 минут. Татар теленнән бердәм республика тесты мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы нигезендә татар теле фәненнән төп гомуми белем бирү программасын үзләштергән укучылар өчен 2015 нче елның 12 нче маенда узачак .
-
02.04.2015

Ученик 8 класса Асатов Расул занял II место в городском конкурсе «Играй мой, баян». Поздравляем и желаем дальнейших успехов!
-
28.03.2015

27 – 28 нче мартта В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбендә Сингапур укулары булып узды. Дөнья бик тиз үзгәрә, алга бара, технологияләр дә туктаусыз яңара. Бүгенге шартларда безнең бурыч — балага белем бирү генә түгел, ә бәлки фикерли белгән, яңалыкны тиз кабул итә алырдай кешеләр тәрбияләү. Бары тик шундыйлар гына киләчәктә конкурентлыкка сәләтле булачаклар. Сингапурның мәгариф системасы балаларда нәкъ менә фикерләү сәләтен, лидерлык сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән. Ике көн бик нәтиҗәле һәм кызыклы үтте. Без дәресләрдә Сингапур структурасын кулланырга кирәк дигән фикердә калдык.
-
Встреча учащихся школы с лесничим Корсинского лесничества Сабинского лесхоза 21.03.2015

Лесничий Корсинского лесничества Фарит Талгатович ознакомил учащихся со спецификой работы лесного хозяйства,провел профориентационную работу среди учащихся.Беседа прошла интересно и занимательно.












