Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
26 апрель - Г.Тукайның туган көне 26.04.2022

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай - милләтебезнең якты кояшы. Кыска гына гомере эчендә ул онытылмас эз калдыра алган. Туган илгә, туган телгә мәхәббәт хисе Тукай исеме белән бергә туа. Барлык татар дөньясы шагыйрьнең тууына 136 ел тулуны билгеләп үтә. Шул уңайдан безнең мәктәбебез-балалар бакчасында да әдәби-музыкаль кичә узды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Бәйрәмебезне «Бәйрәм бүген» исемле җыр белән башлап җибәрдек, ә тәмамланганда татар халкының гимны булып торган «Туган тел» җыры белән тәмамладык.
-
21 апрель - Җирле үзидарә көне 21.04.2022

21 апрель - Җирле үзидарә көне.Укучыларга җирле үзидарәдә (авыл советы) эшләүчеләр турында мәгълүмат бирдек.Укучыларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларга эчтәлекле, тулы җаваплар алдылар.
Әлеге һөнәр зур сабырлык, тырышлык таләп итә. Җирле үзидарә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән без дә котлыйбыз. Авыр, шул ук вакытта җаваплы хезмәтләрендә зур уңышлар телибез! -
Уңышларыбыз! 16.04.2022

Бүген "Су анасы - Сылубикә" районкүләм декоратив гамәли сәнгать әсәре конкурсында катнашучы укучылар бүләкләнде.
Тойлиев М. - 1 нче урын,
Рәхимов Д. - 2 урын,
Сәйфуллина З. - 3 урын.
Һәм шулай ук январь аенда узган "Живое слово" һәм "Мин кулыма китап алам" литературное чтение, әдәби уку олимпиадасында катнашкан укучылар бүләкләнде.
Саляхова Ә. - призер,
Газимов Б. - катнашучы,
Ахтямов Ф. - катнашучы. -
Космонавтика көне 13.04.2022

1 нче һәм 3 нче класс укучылары 12 нче апрель - Космонавтика көне уңаеннан технология дәресендә аппликация ясадылар
-
Акция "Космическая зарядка" 12.04.2022

-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2022

12 апрель, Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды.
1961 елның 12 апреле. Бу дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды. Язгы иртәдә көчле ракета җир йөзенең беренче космонавты – Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин белән тарихта беренче “Восток” космик кораблен бортта орбитага чыгарды.
Беренче космик очыш 108 минут дәвам итте. Безнең көннәрдә орбиталь космик станцияләрдә күп экспедицияләр кылган вакытта, ул кыска булып тоела. Әмма бу минутларның һәрберсе билгесез нәрсәләрнең ачышы булып тора.
Безнең мәктәптә дә космонавтик көне буенча әңгәмә үткәрелде, шулай ук әлеге темага кагылышлы презентация каралды.
-
Флешмоб "Милли кием" 02.04.2022

Пешәнгер башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы "Милли кием" флешмобына кушыла.
-
Ата-аналар җыелышы 02.04.2022

Балалар бакчасында да, мәктәп ягында да 3 чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үткәрелде
-
1 нче апрель–Халыкара кошлар көне 01.04.2022

1 нче апрель–Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә. Бүген детсадта «Кошлар - табигать дуслары” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Әлеге чараның төп максаты-кошларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы күпкырлы әһәмияте, төрләре, аларны саклау турында мәгълүмат җиткерү. Башта презентация ярдәмендә укучыларны бәйрәм тарихы, кошлар дөньясының күптөрлелеге белән таныштырдык. Класс сәгате дәвамында балалар канатлы дусларыбыз турында бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алды. Алар кошлар турындагы белемнәрен тагын да тулыландырдылар.
-
Беренче сыйныфка укырга керүче балаларның ата-аналары игътибарына! 31.08.2022 01.04.2022

1 сыйныфка кабул итү өчен документлар исемлеге:
1. Туу турында таныклык (күчермәсе ике яктан)
2. Иминият медицина полисы (күчермәсе)
4. Баланың һәм әти-әнисенең СНИЛСы (күчермәсе)
5. Бала кем белән язылган, шуның паспорт күчермәсе
6.Бала исеменә бирелгән яшәү урыныннан белешмә (№8 форма)









