Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
Год основания учреждения: | 2004 |
У нас учатся: | 21 уч.11 вос. |
У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Разговор о важном 27.02.2023
27 нче февральдә 1-4 сыйныфларда "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү"циклының чираттагы дәресе узды. Дәрес "Традицион гаилә кыйммәтләре"дип аталды.Дәреснең максат: илебездәге традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту, буыннар дәвамчанлыгы, гаиләдә үзара ихтирам һәм ярдәмчелек булдыру.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне 23.02.2023
Пешәнгәр башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы укучылары 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләренә бүләкләр әзерләүдә катнаштылар. Иң зур бүләк - үз кулың белән ясаганы. Укучыларыбыз да күңел җылысын салып бүләк ясадылар.
-
Венок салу 22.02.2023
Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында мәктәп янындагы һәйкәлгә венок салдык һәм һәлак булучыларны 1минут тынлык белән искә алдык.
-
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне 21.02.2023
Бүген - 21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез. Мәктәп-бакчабызда "Халыкара туган тел" көнен билгеләп уздык.
-
Татар халкының милли җырлы-биюле уеннары 21.02.2023
Халыкара туган тел көне уңаеннан укучыларыбыз белән татар халкының милли җырлы-биюле уеннарын, кабат яңартып, уйнадык.
-
"Туган телем – серле гөлем" районкүләм иҗат бәйгесе 21.02.2023
21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан уздырылган "Туган телем – серле гөлем" районкүләм иҗат бәйгесендә 2 урын яулаган укучыбыз Сәләхова Аишаны котлыйбыз. Аңа иҗади уңышлар телибез!
-
Балалар бакчасында туган тел көне 21.02.2023
Бүген балалар бакчасында туган тел көненә багышланган бик матур бәйрәм булды. Бу бәйрәмнең максаты татар теленә карата кызыксыну уяту, татар халык уеннары турында белемнәрен арттыру, милләтебез, туган телебез татар теле белән горурлану хисләре тәрбияләү иде. Балалар туган тел турында шигырьләр тыңладылар, төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәмебезне татар халкының бөек шагыйре Г. Тукаебызның "Туган тел" җыры белән тәмамладык.
-
Шашка ярышы
20.02.2023
Бүген мәктәп-балалар бакчабызда Әфганстанда һәлак булган авылдашыбыз Васил Аглуллин истәлегенә багышлап Татарстан районнарының башлангыч сыйныф укучылары арасында регионара "Төньяк балкыш" рус шашкасы турниры булып узды.
-
Ягез әле, әтиләр һәм егетләр
18.02.2023
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәбебездә 18 февраль көнне "Ягез әле, әтиләр һәм егетләр" исеме астында ярышлар булып узды. Ярышларда әтиләр һәм егетләр үзләренең көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.
-
Рәхмәт сиңа, Әлифба!
17.02.2023
17 февраль көнне мәктәптә "Әлифба бәйрәме" узды. 1 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Адилә Маратовна белән бик матур бәйрәм уздырдылар. Бәйрәмне үткәргәндә 2-3 нче сыйныф укучылары да бик актив катнаштылар. Бәйрәмгә әти-әниләр, кунаклар килгән иде. Балалар шигырь, жыр бию башкардылар. Бәйрәм бик эчтәлекле булды.