Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
Год основания учреждения: | 2004 |
У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Яңа ел белән! 31.12.2022
Сезне чын күңелебездән якынлашып килүче Яңа 2023 нче ел белән котлыйбыз. Яңа елда саулык-сәламәтлек, гаиләгездә татулык һәм тынычлык, тормышыгызда һәм эшегездә яңа уңышларга ирешүегезне телибез. Яңа елны, туган һәр яңа көнне елмаеп, зур өметләр һәм хыяллар белән каршы алыгыз! Күңелегез саф, хисләрегез эчкерсез, хыялларыгыз якты һәм матур булсын.
-
"Яңа ел маҗаралары"
27.12.2022
Буген мәктәбебездә балаларның көтеп алган бәйрәме Яңа ел үтте. Укучыларыбыз "Яңа ел маҗаралары" дигән тамаша күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр. Уеннарда актив катнаштылар. Мәктәп директоры алдынгы, класстан тыш чараларда актив катнашучы укучыларга дипломнар тапшырды. Ахырдан лоторея уйнатылды. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Яңа елга әзерлек 26.12.2022Мәктәбебездә яңа елга әзерлек дәвам итә. Укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән класслар, коридорлар бизәлде. Яңа елга багышлап кызыклы конкурслар оештырылды. Һәр укучы үзенчәлекле чыршы уенчыклары ясады һәм яңа елга багышланган стенгазеталар чыгарды. Әлеге ясалган кул эшләреннән бәйрәм рухы бөркелә. Укучыларга алга таба да иҗади уңышлар телибез!В нашей школе продолжается подготовка к Новому году. Стараниями учеников и учителей были украшены классы, зал школы. В честь Нового года были организованы интересные конкурсы. Каждый ученик изготовил оригинальные елочные игрушки и выпустил стенгазеты, посвященные Новому году. От этих рукоделий исходит праздничный дух. Желаем учащимся дальнейших творческих успехов!
-
Яңа елга мәктәп территориясен бизәү 24.12.2022Тылсымлы һәм искиткеч бәйрәм – Яңа ел, бүләкләр һәм матур теләкләр вакыты якынлаша. Без барыбыз да Яңа ел алдыннан могҗиза көтәбез, чөнки һәр олы кешедә балалык сыйфатлары саклана. Бөтен кеше бу матур бәйрәмне түземсезлек белән көтә һәм әзерләнә: өйләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, тирә-юнь бизәлә. Безнең мәктәптә дә укытучылар, тәрбиячеләр һәм калган хезмәттәшләр тырышлыгы белән территорияне кардан ясалган Татар егете белән татар кызы, Кар бабайлар һәм якынлашып килүче ел символы – куян сыннары бизәп тора. Яңа ел бәйрәмендә һәркемгә көтелмәгән могҗиза, тылсымлы вакыйгалар һәм күңелле мизгелләр телибез!!! Яңа ел якты өметләр, көч-куәт бүләк итсен, барлык изге теләкләрне чынга ашырсын һәм барлык кешегә дә бәхет китерсен!!!Приближается волшебный и чудесный праздник – Новый год, время подарков и исполнения желаний. Чудо, которое все мы ждём накануне каждого Нового года, ведь в каждом взрослом человеке осталось что-то детское. Все с нетерпением ждут его и готовятся: украшают дома, школы, детские сады, прилегающую территорию. Желаем все новогодней радости и непредсказуемого чуда, волшебной истории и ярких, веселых моментов!!! Пусть Новый год подарит светлую надежду и великие силы, исполнит все добрые желания и принесет всем счастье!!!
-
Кошларга җимлек куйдык 01.12.2022
Бүген балалар белән кошлар өчен җимлек куйдык. Кечкенә дусларыбыз безне тәрәзәдән күзәтеп тордылар. Җимлекне куюга безнең җимлеккә песнәк килеп тә җитте. Аның килүенә балалар бик сөенделәр, көн саен кошларны ашатып торачакбыз диделәр.
-
Әйләнә-тирә шөгылендә 30.11.2022
Эйлэнэ-тирэ шогылендэ балалар кышлаучы кошлар белэн таныштылар. Шогыль ахырында пазлдан кошларны жыйдылар хэм кышын бу кошларны жимлеклэр куеп, остэмэ ашатып торырга кирэклеген дэ эйттелэр. Шогыльдэ балалар бик актив булдылар.
-
"Әнием-күз нурым!" 29.11.2022
Балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү максатыннан мәктәбебездә "Әнием-күз нурым!" дип исемләнгән кичә узды.
-
Разговор о важном 28.11.2022
28 ноябрьдә 1-4 сыйныфларда «Мөһим турында сөйләшүләр"дигән чираттагы дәрес үтте.
Дәрес «Россия Федерациясенең символлары» дигән темага багышланды.
Исегезгә төшерәбез, бу уку елындагы һәр уку атнасы хәзерге заман балаларын борчыган төрле темаларга багышланган «Мөһим турында сөйләшүләр» сыйныф сәгатеннән башлана. «Мөһим турында сөйләшүләр"нең төп темалары-патриотизм һәм гражданлык тәрбиясе, тарихи тәрбия, әхлак, экология һәм башкалар.
28 ноября в 1-4 классах прошло очередное занятие цикла «Разговоры о важном".
Урок назывался "Символы России".
Напоминаем,что каждая учебная неделя в этом учебном году начинается с классного часа «Разговоры о важном», посвященного самым различным темам, волнующим современных ребят. Центральными темами «Разговоров о важном» являются патриотизм и гражданское воспитание, историческое просвещение, нравственность, экология и так далее. -
"Татарча диктант" акциясенә кушылдык. 26.11.2022
25-27 ноябрь көннәрендә «Татарча диктант» акциясе уза. «Татарча диктант» – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе. Акциядә һәр кеше катнаша ала.
Быел татарча диктант җиденче тапкыр уза. Диктантны кәгазьдә яки турыдан туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып була. Online диктантны язганнан соң тиз арада нәтиҗәләрне шәхси кабинетта белә алачаксыз. Ә offline мәйданчыкларда язылган диктантның нәтиҗәләре 27 декабрьдән соң diktant.tatar сайтында билгеле була. -
Карлыгачлар сафына кабул итү 25.11.2022
Бүген бездә зур тантана.
Елмаю йөзебездә.
«Карлыгачлар» сафына кердек
Без бүген һәммәбез дә.
Бүген 2класс укучыларын "карлыгачлар" сафына кабул иттек. Укучылар төрле конкурсларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Карлыгач кагыйдәләрен төгәл үтәргә сүз бирделәр.