• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, Республика Татарстан, г.Арск, ул. Вагизовых, д. 14
Телефон: +7(843)-663-21-05 (Приёмная) +7(843)-663-22-05 (Бухгалтерия) +7(843)-663-23-05 (1-ый пост)
E-Mail: arskped@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "АПК имени Г.Тукая"
Руководитель: Гарипова Гульнара Фидаилевна
Год основания учреждения: 1930
У нас учатся: 836
У нас учат: 84

Новости Арского педколледжа

Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповка -80 яшь!

Опубликовано: 11.10.2018

2018 елның 8 октябрь көнне Арча педагогия көллиятендә филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты, бөтен гомерен фәнгә, татар теленең чисталыгын саклауга багышланган шәхес, якташыбыз Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповның 80 яшьлек юбилее уңаеннан районкүләм очрашу-кичә уздырылды. Кичәдә Арча педагогия көллияте директоры Гарипова Гөлнара Фидаиль кызы, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улы, Рүзәл Юсуповның хатыны Дилара ханым, Арча педагогия училищесы директоры булып эшләгән Сәгъдиев Илдус Габдрахман улы, Казан федераль университетыннан килгән кунак – педагогия фәннәре кандидаты, татар тел белеме кафедрасы профессоры, Россия Федерациясенең югары мәктәбе мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, К.Насыйри премиясе лауреаты Харисов Фираз Фахраз улы, «Казан арты» тарих—этнография музее директор урынбасары Гарипов Шафигулла Зайнулла улы, «Әлифба музее» җитәкчесе Таҗиев Дамир Гыйлемшаех улы, районыбыз мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, көллият студентлары һәм укытучылары катнашты.

Кичәдә Гөлнара Фидаилевна, Рамил Илгизович Рүзәл Юсуповны юбилее белән котладылар, аңа изге теләкләрен ирештерделәр. Фираз Фахразович, Илдус Абдрахманович Рүзәл Юсупов белән хезмәттәшлек дәверендә булган якты истәлекләр белән уртаклаштылар. Кичәдә Рүзәл Абдуллаҗановичның тормыш юлы, эшчәнлеге яктылды. Кичә «Олы юлның тузаны», «Герман көе» татар халык җырлары белән үрелеп барды, кызлар башкаруындагы бию куңелләрне күтәрде.

 

Галим үзенә күрсәтелгән хөрмәт һәм җылы караш өчен оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде, бүләк итеп китапларын өләште.



К списку новостей