Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая»
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Республика Татарстан, г.Арск, ул. Вагизовых, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-663-21-05 (Приёмная) +7(843)-663-22-05 (Бухгалтерия) +7(843)-663-23-05 (1-ый пост) |
| E-Mail: | Arsk.Ped@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "АПК имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Гарипова Гульнара Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1930 |
| У нас учатся: | 832 |
| У нас учат: | 84 |
Новости Арского педколледжа
Кырлай
Опубликовано: 17.05.2016Без, 213 нче группа студентлары, 13 нче май көнне бүлек мөдире Кәримова З.В. Һәм группа җитәкчебез Шаһиева Д.Г. җитәкчелегендә “Тукай эзләре буйлап” дигән сәяхәтебез Кырлай авылында тәмамланды. Ике катлы музей бинасына кергәнче,бакчадагы гүзәллеккә хозурландык. Музей эчендә исә,Тукай яшәгән чорны сурәтләүче экспонатлар күп,фотолар,картиналар һәм башка истәлекле әйберләр бихисап. Тукай әлеге авылда 1892-1894 нче елларда Сәгъди Сәлихов гаиләсендә яшәгән.Тукай бу авыл турында: “Кырлай авылы-минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным”, - дип яза. Музей бинасыннан читтәрәк, шул ук урамда Сәгъди абзыйның музей-йорты да бар. Быел аны тагы да яңартканнар, матурлаганнар. Бакча-аллеяга чыккач,андагы сәнгать әсәрләрен күреп шаккаттык : кечкенә Апуш һәм Сәгъди абзый, Шүрәле һәм Былтыр скульптур композицияләре әкияти дөньяга дәшеп тора. Бакча артындагы “Апуш коесы”на төшү дә күңелле.Эскәмиядә утыручы Су анасы сыны әйтерсең лә шул коены саклый.
Бу сәяхәттән без рухи азык алып, яңадан үзебезнең яраткан уку йортыбыз - Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенә әйләнеп кайттык.
К списку новостей







