Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая»
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Республика Татарстан, г.Арск, ул. Вагизовых, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-663-21-05 (Приёмная) +7(843)-663-22-05 (Бухгалтерия) +7(843)-663-23-05 (1-ый пост) |
| E-Mail: | Arsk.Ped@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "АПК имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Гарипова Гульнара Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1930 |
| У нас учатся: | 832 |
| У нас учат: | 84 |
Новости Арского педколледжа
Кушлавыч
Опубликовано: 17.05.2016Без, 213 нче группа студентлары, 13 нче май көнне бүлек мөдире Кәримова З.В. Һәм группа җитәкчебез Шаһиева Д.Г. җитәкчелегендә “Тукай эзләре буйлап” дигән сәяхәткә чыктык.Сәяхәтебез Г.Тукайның туган авылы Кушлавычтан башланды. ”Габдулла Тукай кайда туган?” - дип сорасаң, күпләр: “Кырлай”,- диячәк.Чөнки шагыйрьнең истәлегенә багышлап төзелгән төп музей Яңа Кырлай авылында булгач, аның туган урыны да шул дип фаразлыйлар.Чынлыкта исә,Тукаебыз 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Кушлавычта туган. Габдулла Тукай шушы нигездә туган һәм бу аның әти-әнисе йорты буларак тәкъдим ителә,- дип каршы алды безне музей директоры Ләйлә Мөхәммәтшина. Әтисе Мөхәммәтгариф җиде буын мулла нәселеннән булган.Аның йортының рәсеменең фотосы музейда саклана. Ләкин Кушлавычта Тукайга озак яшәү насыйп булмаган. Соңыннан әнисе Габдулланы үз янына ала һәм аңа бүтән бу авылда яшәү насыйп булмый.Әтисенең төп нигезен, Г.Тукай Җаек шәһәрендә яшәгәндә, туганнары 100 сумга сатып җибәрә.
К списку новостей







