• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, Республика Татарстан, г.Арск, ул. Вагизовых, д. 14
Телефон: +7(843)-663-21-05 (Приёмная) +7(843)-663-22-05 (Бухгалтерия) +7(843)-663-23-05 (1-ый пост)
E-Mail: arskped@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "АПК имени Г.Тукая"
Руководитель: Гарипова Гульнара Фидаилевна
Год основания учреждения: 1930
У нас учатся: 832
У нас учат: 84

Үткәрелгән чаралар турында мәгълүмат

2022 нче елның 17 нче мартында “Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте” ндә Төмән өлкәсе “Пышны” фольклор ансамбле кунакта булды.

2022 нче елның 21 нче мартында  “Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте” ндә “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Чарада 1 нче курс студентлары катнашты.

2021 нче елның 12 нче мартында Г.Тукай  исемендәге Арча педагогия көллиятендә Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары арасында Республика күләмендә “Татар кызы” бәйгесе үткәрелде. Фотолар.

19 февраля 2021 года на базе Арского педагогического колледжа имени Г. Тукая была проведена Республиканская научно-практическая конференция «Воспитание патриотизма, сохранение и развитие родных языков в условиях регионального этнокультурного пространства». Фото.

2019 нче елның 29 нче нояберендә Г.Тукай  исемендәге Арча педагогия көллиятендә Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары арасында Республика күләмендә “Татар кызы-2019” бәйгесе үткәрелде. Фотолар.

“Әлифба” дәреслеге авторлары С.Г.Вәгыйзов һәм Р.Г.Вәлитоваларның якты истәлегенә багышлап, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә студентлар өчен  түбәндәге чаралар үткәрелде:

- “Әлифба” музеена экскурсия;

- “Әлифба” – белем һәм тәрбия чыганагы” дигән темага мәктәп укытучылары, студентлар, ветеран укытучылар, методистлар катнашында педагогик укулар;

- “Гомерләр заяга узмаган” дип аталган әдәби-музыкаль кичә;

Мондый чаралар, С.Г.Вәгыйзов һәм Р.Г.Вәлитоваларның юбилейлары уңаеннан, 2014 елның март аенда Республика һәм районкүләм киңлектә дәвам итәчәк.

Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә  студентлар көче белән  “Тукай шәкертләре” газетасы нәшер ителә. Ул, нигездә, татар телендә, шулай ук анда рус телендәге язмаларны да  күрергә мөмкин. Газета сәхифәләре аша студентлар  һәм гимназия сыйныфы  укучыларының укуы һәм тормышы турында язмалар, каләм тибрәтүчеләрнең иҗади эшләре, яңалыклар, ирешкән уңышлар һ.б. бик күп кызыклы мәгълүматлар белән танышырга мөмкин.

7-8 нче гимназия сыйныфлары ачу - Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе. Укучылар әлеге сыйныфларда  2013 елның декабреннән белем ала башлады. Гимназия сыйныфларының өстенлеге түбәндәгедән гыйбарәт:

 - Уку предметларын үзләштерү белән беррәттән,  өстәмә рәвештә чит телләргә өйрәтү;

 - Татар теленә һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту;

 - Арча педагогия көллиятендә белем алуга әзерлек;

 - КФУ да кыскартылган программа буенча югары белем алу мөмкинлеге.

Укучыларның укудан тыш вакытлары да файдалы һәм кызыклы итеп оештырыла. Алар көллияттә эшләп килүче төрле түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә шөгыльләнәләр, музейларга, мәдәни чараларга йөриләр. Тулай торакта барлык уңайлыклары булган бүлмәләрдә яшиләр.

         Казан арты Милли кадрлар әзерләү үзәген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты үз канаты астына алды. Без һәрдаим аларның ярдәмен һәм теләктәшлеген тоеп эшлибез.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән студентлар өчен Казанның тарихи һәм истәлекле урыннарына сәяхәт оештырылды;

Язучылар, дәүләт эшлеклеләре белән кызыклы очрашулар үткәрелде; (Ринат Закиров, Шәмсия Җиһангирова, Татар филормониясе артистлары, Ризидә Шәрәфиева, “Зөләйлә” төркеме, “Халкым минем” газетасы хезмәткәрләре һ.б.)

Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә сәләтле, талантлы студентларны барлау, аларны тагын да үстерү максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты, “Казан милли мәдәният үзәге” директоры Закиров Ринат Зиннур улы  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының исемле  стипендиясен булдыру инициативасы белән чыкты.

Министрлык, сабый беренче сыйныфка барганда ике телне дә тигез дәрәҗәдә белергә тиеш, дигән таләп куя. Шуңа күрә балалар бакчаларында эшләүче рус телле тәрбиячеләрнең дә татар телен өйрәнүләре таләп ителә. Чөнки балалар  эшчәнлек вакытында өйрәнгән сүзләрен, сөйләм үрнәкләрен көн дәвамында, уеннар барышында  кулланырга тиешләр. Димәк, моңа кадәр балалар  бакчаларында татар телен белмәгән тәрбиячеләргә дә хәзер татарча өйрәнергә туры киләчәк. Моны истә тотып, республика күләмендә рус телле тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү буенча төрле эшләр башланып китте. Бу юнәлештә Казан арты Милли кадрлар әзерләү үзәге актив эшчәнлек алып бара.

 

2 тапкыр үткәрелгән “Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учреждениеләренең рус телле тәрбиячеләрен татар теленә өйрәтү” курсларында Республикабызның төрле районнарыннан килгән рус телле 25 тәрбияче  татар телендә сөйләшергә өйрәнде.

Курслар Фәтхуллова К.С. һәм  Зарипова З. М. лар тарафыннан төзелгән  144 сәгатьлек программага нигезләнеп үткәрелде.   Һәр дәрес берничә аралашу ситуациясен үз эченә алып, шуларга бәйле тел һәм сөйләм берәмлекләрен гамәли үзләштерү, коммуникатив күнекмәләрне үстерү максатын күздә тотып алып барылды.

Курслар үткәннән соң да без тәрбиячеләр белән даими аралашып торабыз. Алар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар, без үз тарафыбыздан кирәк булган методик ярдәм күрсәтәбез.

 

2014 нчы елның 7 фавралендә Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге планы нигезендә, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында  Белем һәм тәрбия бирү мәйданында  татар теле: традицияләр һәм новаторлык дигән темага республикакүләм семинар үткәрелде.

Методик семинарда  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Закиров Р.З., Арча муниципаль районы башлыгы Нәзиров А.Ә., Татарстан Республикасы милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Шәрипова А.С., КФУ галимнәре, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белгечләре, Арча районы һәм Үзәкнең җаваплылык зонасына кертелгән районнарның гомуми белем мәктәпләре директорлары, татар теле укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре  катнашты. Семинар пленар һәм секция өлешләреннән торды.